Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачык сөйләшү

Алабугада эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Советның күчмә утырышы узды.

Ул республиканың башка шәһәрләрендә үткән очрашуларның дәвамы булды. Алар барышында эшмәкәрләр эшчәнлегендә килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү мөмкинлеге турында фикер алышалар.

− Бүген Алабуга эшмәкәрләреннән башка биредә Менделеевск, Мамадыш, Әгерҗе районнары һәм Яр Чаллы вәкилләре катнаша. Алга таба без кайбер муниципалитетларда, шул исәптән Яр Чаллыда да булырга уйлыйбыз, бүгенге очрашуда катнашучылар, теләсәләр, киләсе очрашуларда да сорауларын бирә ала, − диде эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршында вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.

Эшмәкәрләрнең сораулары һәм проблемалары шактый булып чыкты. Мәсәлән, алабугалы шәхси эшмәкәр Татьяна Прокудина, үз кибетен үзгәртеп планлаштыру турында сорау белән мөрәҗәгать итте.

− Берничә ел элек мин махсус киемнәр кибете ачтым, аның керү юлы ишегалдыннан иде, хәзер исә төп юлның урам ягыннан булуын телим. Кибетне урнаштыруга рөхсәт алынган һәм, яңа керү юлы ясар өчен, хәзер миңа йортта барлык яшәүчеләрдән яңадан рөхсәт сорарга кирәк, диләр. Әмма алардан йөз процент ризалык алу мөмкин түгел, − ди ул.

Райбашкарма җитәкчесе Роман Исланов билгеләп үткәнчә, бу очракта, законны үтәргә һәм әлеге имзаларны җыярга кирәк.

− Стена, тәрәзә, ишекләр - бу гомуми йорт милеге, шуңа күрә анда яшәүчеләрнең барысыннан рөхсәт алу мөһим. Әгәр, йортта йөз кеше яши дип фикер йөртсәк, ә сез аларның 70 процентыннан гына рөхсәт алсагыз, калган 30 проценты алар йортына үзгәрешләр кертүегезгә каршы булырга мөмкин, − дип аныклады ул.

Эшмәкәрләргә белешмә һәм ярдәм алу өчен, ике урынга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр - бу эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Совет һәм эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Иҗтимгый кабул итүе.

Утырышта катнашучылар сүзенә караганда, мондый очрашулар бик әһәмиятле.

− Мамадыш районында очрашу вакытында, мин ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар быелдан күчәргә тиешле онлайн-касса турында мәсьәләне күтәргән идем, − диде Марс Юнысов һәм аларны урнаштыруны кичектерү турында карар кабул итүләренә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев