Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эштә дә, өйдә дә – һәрвакыт бергә

Беренче очрашуга ук, Дмитрий һәм Лариса бер-берсе өчен туган икәннәрен аңлый, һәм менә 22 ел инде Бородиннар бәхетле гомер итә. Быел бу гаилә Татарстан Президенты ярдәме белән уза торган Ана матурлыгы һәм гаилә бәйгесе “Нечкәбил”дә катнаша.

Без минем дус кызыма кунакка баргач таныштык. Дима аның туганы иде. Аралаша башлавыбызның беренче минутыннан ук аны күптән беләмдер кебек тоелды. Миңа аның белән кызыклы, хәзергәчә кичә генә танышкан шикелле, −дип сөйләп китте Лариса Михайловна.

Ул көнне Лариса да Дмитрийның күңеленә кереп калган икән. Алар өчен ара ераклыгы да киртә булмаган. Кыз Алабугада, егет – Бөгелмәдә.

− Кичтән хушлашабыз гына, иртән мин инде аның йорты янында. Атнага бер-ике күрешә идек, 15 минутка гына кайтып килгән чакларым да булды, болай гел телефоннан хәбәрләшеп тордык. Ларисалар өендә телефон юк иде, дус кызыннан шалтырата иде. Ничектер шулай якынаеп киттек һәм ерак аралар да комачауламады, − ди Дмитрий Алексей улы.

Бер ел да үтмәстән, егет кызга тәкъдим ясый. Яңа ел төне була бу. Дмитрий Ларисага никахлашырга тәкъдим итә, көтелмәгәндә булса да, кыз баш тарта алмый. Бу көнне алар 22 ел узгач та күзләре тулы наз белән искә ала.

Бородиннар гаиләсендә Яңа ел аерым бер урын алып тора. Бу бәйрәм якыннарының хәтерендә сакланырлык итеп, артистлык һәм зирәклек сәләтенә ия ир белән хатын һәрвакыт гадәттән тыш нәрсәләр уйлап таба. Балалар әле бик бәләкәй чакта, Дмитрий Кыш бабай булып киенеп, аларны котлый һәм бүләк өләшә торган булган. Ул эшләгән оешмадагы хезмәттәшләре һәм танышлары да бүләксез калмаган.

− Уртанчы кызга тугыз ай булганда, мин балалар белән бәйрәмгә килдем. Бу алар өчен өйдән читтәге беренче чыршы бәйрәме иде. Кыш бабай чыкты да: “Исәнмесез, балалар!” – ди. Кызым кычкырып җибәрде: “Әти!” Аның тавышын балалар меңнәр арасыннан таный! – дип сөйли Лариса Бородина.

Еллар үткәч тә, бу гадәт яшәп килә, тик хәзер гаиләдә бер генә түгел, ике Кыш бабай һәм Кар кызы, чөнки гаилә башлыгына өлкән балалар да – Илья һәм Елизавета кушылган.

Башка бәйрәмнәрне дә алар кызыклы үткәрә. Гаилә девизлары болай яңгырый: “Бер адым да артка чигенмәскә, һәрвакыт алга һәм һәрвакыт бергә!”. Бер предприятиедә эшләсәләр дә, Лариса һәм Дмитрий бер-берсеннән ялыкмыйлар.

− Сулап беркем дә туймаган шикелле, без дә бер-беребездән туймыйбыз. Хатынымны күрмәгәндә, миңа начар, миннән башка аңа да авыр, − ди Дмитрий Алексей улы.

Йорттагы хуҗалык эшләрен дә бергә башкаралар. Аларның яшелчә-җимеш бакчалары бар, анда төрле-төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үсә, арада, мәсәлән, санберри җиләге дә бар. Тышкы яктан ул кара җиләккә бик охшаган, ләкин куагы метр ярым биеклеккә җитә һәм тәме дә бөтенләй икенче. Санберридан Лариса башка җиләк һәм җимешләрне дә кушып, бик тәмле кайнатма ясый. Бакчаларында Лариса Михайловнага әбисеннән калган самовар янында алар рәхәтләнеп чәй эчә. Шундый утырмалар вакытында гаилә бергәләп аралаша, мөһим сорауларны хәл итә.

Гаилә самовары тирәсендә чәй табыны йоласы республика бәйгесе “Нечкәбил”нең зона өлешендә катнашканда чыгыш ясау өчен фикер чыганагы булган да инде. Үткән атнада Менделеевскида алар республиканың 12 районыннан килгән гаиләләр белән ярышты.

Әлбәттә, бик дулкынланган идек, әмма безне хуплап тордылар, хәзерләнергә булыштылар. Былтыр бу конкурста катнашкан Венера Вәлиевага, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфира Әкбәровага, көллият мөгаллимнәренә һәм безнең предприятие директоры Николай Базаровка рәхмәтлебез, − ди бәйгедә катнашучылар.

Әңгәмәбез ахырында Дмитрий һәм Лариса Бородиннар бәхетле гаилә тормышының сере белән уртаклашты – бер-береңне ишетә белергә һәм юл куярга кирәк.

Фото Бородиннар гаиләсе альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев