Этне урамда йөртү буенча яңа кагыйдәләр
Яңа елдан “Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керде.
Шулай итеп, этнең потенциаль куркыныч токымнарын хәзер урамда борынлык һәм муенчаклы баусыз йөртү тыела. Мондый токымнарга акбаш, Америка бандогы, амбульдог, Бразилия бульдогы, булли кутта, алапахлы чиста токымлы (отто) бульдогы, бэндог, бүре-эт гибридлары, волкособ (гибрид бүре), гуль дог, питбульмастиф, Төньяк Кавказ этләре, шулай ук әлеге токым метислары керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев