Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фаҗигаләр булмасын өчен

Шикле нәрсәгә юлыкканда, нишләргә? Безгә таныш булмаган кешеләрдән ни дә булса алырга мөмкинме? Алган әйберләр өчен түләмичә, кибеттән чыгарга ярыймы? 1нче урта мәктәпнең мәктәп яны "Турист" лагерендагы "Stalker" отрядында тәрбияләнүчеләр белән шул хакта сөйләштеләр.

Бу отряд балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтчесез калуны булдырмауда барлык хезмәт һәм ведомстволар тырышлыгын берләштерү, яшүсмерләр шәхесенә үсеш шартлары тудыру һәм социаль яктан куркыныч хәлдә калган балаларга булышу, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максаты белән оештырылган иде. Бүген биредә 30 кеше исәпләнә.

Психоактив матдәләр куллану, хокук бозу, террорчылык һәм экстремизм очракларын кисәтү һәм шуның белән бәйле мәсьәләләрдә киңәш бирү өчен, яшүсмерләр янына наркотиклар әйләнешен тикшерү буенча Федераль хезмәт идарәсенең Районара бүлеге опервәкиле Татьяна Казанцева, Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы Надежда Назарова һәм кинолог Раиф Сафин килде.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре отрядта тәрбияләнүчеләргә бүгенге көндә аеруча хәвефле булган наркотик чаралар куллану һәм аларның кеше организмына тәэсире турында яхшылап аңлатты. Балигъ булмаганнарга үтә сак булу кирәк: ят кешеләрдән берни дә алмаска, чөнки моның җитди нәтиҗәләргә илтүе бар. Хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләгәндә, белгечләр статистика мәгълүмәте һәм үз тәҗрибәләреннән мисаллар китерде. Балаларга, җәмәгать урыннарында шикле предметка тап булганда, үзләрен ничек тотарга кирәген төшендерделәр һәм шартлаткыч матдәләрне эзли торган этнең хезмәтен күрсәттеләр.

Екатерина АНТИПОВА, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев