Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Фалалеева» крестьян-фермер хуҗалыгы: 13 ел эчендә терлекләрнең баш саны 3 тапкыр арткан

Сарыкчылык белән шөгыльләнүче Ольга Фалалееваның крестьян-фермер хуҗалыгында ферманы реконструкцияләү эшләре төгәлләнеп килә. Эшләр Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант акчасына алып барыла.

Моннан унөч ел элек, Ольга Юрьевна үз эшен элеккеге «Алабуга» совхозы урынында башлаганда, анда җимереклек хөкем сөргән. 10 елдан артык тырыш эш нәтиҗәсендә берничә корпусны торгызып, ана сарыкларның баш санын 350 баштан 1200 башка кадәр арттыра алганнар. Бүген дә эш тукталмый. Хәзер тагын бер корпусны реконструкцияләү эшләре тулы куәтенә бара. Эшләр 2019 елда алынган грант акчасына алып барыла. Аның суммасы 20 миллион сум тәшкил итә. Тиздән аны да эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Фалалеева хуҗалыгында эдильбай токымлы сарыклар үрчетәләр. Аларны Алабугага 2008 елда Волгоградтан алып кайтканнар, анда Россиядә бу токымны үрчетү буенча бердәнбер нәсел үзәге эшли. Алабуга хуҗалыгының әлеге үзәк белән хезмәттәшлеге бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
Эдельбай токымлы терлекләрнең өстенлеге аларның талымсызлыгыннан гыйбарәт. Алар салам да, печән дә ашыйлар. Бәрәннәрне яхшы тукландырсаң, дүрт айдан соң аналарыннан аерырга була һәм аларның тереләтә авырлыгы ким дигәндә 30 килограмм тәшкил итә. 
Ольга Фалалееваның терлекләре тәүлек буе бинада тормый. Беренче үләннәр чыкканнан соң аларны көтүлеккә куалар һәм шулай итеп алар кара көзгә кадәр көтүдә йөриләр. Кышын сарыклар махсус тышкы абзарда ашатыла, ә төнгә аларны корпусларга кертәләр. Шулай эшләгәндә алар яхшырак та үсә, сәламәтлекләре дә аксамый. Бу хуҗалыкта селекция-нәсел эшенә аерым игътибар бирелә — һәр терлектән иң яхшы бәрәннәрне үрчетү өчен калдыралар, ә нәселле тәкәләрне кан кушылмасын өчен һәр ике ел саен алыштыралар.
Ольга Юрьевнаның сарыкчылыктан тыш, мөгезле эре терлек — 120 баш (сыерлар, бозаулар, таналар) һәм сугым цехы да бар. Бу зур хуҗалыкка 15 кеше хезмәт күрсәтә.
Биредә терлек азыгын да мөстәкыйль әзерлиләр. Быел хуҗалык 2 мең тонна сенаж, 1800 рулон печән, 230 тонна ашлык һәм 200 тонна терлек азыгы катнашмасы (арпа, солы) әзерләгән.
Фермерларның алда әле планнары күп, әмма алар бу турыда сөйләргә ашыкмыйлар, хәер, вакытлары да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X