Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Файдалы киңәшләр: үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өйдә нәрсә белән шөгыльләнергә

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, гражданнар өчен мәҗбүри рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү чоры игълан ителде. Шушы көннәрдә безнең һәммәбезгә өйдә калу, җаваплылык һәм сабырлык үрнәге күрсәтү бик мөһим. Вакытны ничек файдалы итеп уздырырга? Бездән киңәшләр әлеге язмада.

Бу вакыт – балалар белән өстәмә шөгыльләнү, уйнау, файдалы тапшырулар, фильмнар карау, өй җыештыру, аш бүлмәсендә тәҗрибәләр үткәрү һәм башкалар өчен менә дигән мөмкинлек. Музейларга виртуаль сәяхәт, төрледән-төрле мастер-класслар, чит телләр курслары, онлайн-концерт һәм спектакльләр, чигүнең төрле техникалары – болар һәм башкалар һәрвакыт ачык кулланылышта бар.

ӨЙ ҖЫЕШТЫРУ, ТӘМЛЕ РИЗЫК ПЕШЕРҮ

Генераль җыештыру – коронавирусны профилактикалауның нәтиҗәле алымнарының берсе. Аңа, һичшиксез, ишек тоткаларын һәм башка өслекләрне дезинфекцияләүне кертергә кирәк. Шулай ук кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен менә дигән мөмкинлек бу. Шулай ук өйдәгеләрне үзегез пешергән тәмле ризыклар һәм камыр ашлары белән сыйларга вакыт бар. Рецептларны газета битләреннән, Интернет киңлекләреннән карый аласыз.

МУЗЕЙЛАР БУЕНЧА ВИРТУАЛЬ СӘЯХӘТ

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге карантин чорында музейлар буенча виртуаль сәяхәт һәм видеоэкскурсияләр сериясен тәкъдим итә. Аларны телефоннан яки компьютердан музей-ядкарьлекнең Youtube каналына кереп, виртуаль рәвештә карарга була. Димәк, алабугалылар өйдән дә чыкмыйча, шәһәребез музейлары – В.М. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее, Күргәзмәләр залы, Заманча этносәнгать музее, И.И. Шишкин Музей-йорты, М.И. Цветаеваның Әдәби музее, М.И. Цветаеваны Искә алу йорты буенча виртуаль рәвештә сәяхәт итә ала.

КИТАП УКУ

Әгәр сез укырга яратып та, моңа кадәр эшегез күп булу сәбәпле вакыт тапмагансыз икән, хәзер ул җитәрлек. Үз зәвыгыгызга төрле жанрларны сайларга мөмкин – романнар, детективлар, фантастика һәм башкалар. Күптән читкә алып куелган китапларны да яңадан укып, хәтердә яңартып чыгарга була. Элек китапны басма вариантта гына укысалар, хәзер барысы да уч төбендәге смартфонга сыеп бетә, шуңа күрә сез үзегезгә ошаган яки башкалар укырга тәкъдим иткән китапларны онлайн рәвештә дә укый аласыз. Мәсәлән, Татарстан китап нәшриятының сайтында татарча аудиокитапларны түләүсез тыңларга була. Монда йөздән артык язма урнаштырылган. Алар арасында татар әдәбияты классиклары әсәрләре, балалар өчен әкиятләр, шигырьләр һәм башкалар бар.

Алабуга үзәк район китапханәсенең татар һәм туган як әдәбияты бүлеге китапханәчесе Гүзәл Фатыйхова безгә хәзер үзе укый торган китаплары турында сөйләде:

– Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар”, “Кипарислар җыры” исемле китапларын укый башладым. Икенче китап беренчесенең дәвамы. Бу әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлардан гына торган 46нчы җиңел бомбардировщиклар полкы турында сүз бара, әлеге полкта егерме өч Советлар Союзы Герое булган. Шулар арасында икесе – татар кызлары: Мәгүбә Сыртланова һәм Ольга Санфирова. Китапны кызыксынып, кызлар өчен борчылып, аларның кыюлыгына, батырлыгына сокланып укыйсың.

МӘДӘНИ ЯЛ

Татарстанның танылган артистлары, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, үз чыгышларын онлайн-форматка күчерде. Шулай ук спектакльләрне дә онлайн форматта карап була. Мәдәни чаралар афишасы Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

КИНО ҺӘМ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ

Өйдә утырырга мәҗбүр булган көннәрне татар фильмнары карап уздырырга була.  Россиянең онлайн-кинотеатрларында бушлай фильм карау мөмкинлеге булдырылган.

Өстәл уеннары – бөтен гаилә белән бер өстәл артына җыелып, вакытны күңелле үткәрү мөмкинлеге. Мәсәлән, шашка, шахмат, лото уйнарга яки пазллар җыярга була.

СПОРТСЫЗ ЯШИ АЛМАУЧЫЛАР ӨЧЕН

Спорт белән шөгыльләнү дә комачау итмәс, ул сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Бернинди тренажер залларга бармыйча, төрле физик күнегүләрне өйдә дә рәхәтләнеп башкарырга була. Өстәвенә, Интернет челтәрендә өй шартларында шөгыльләнер өчен бик күп видео-дәресләр табарга була. Мәсәлән, “Татарстан Республикасы” рәсми берләшмәсендә көн саен 9:00 сәгатьтә “Өйдә спортта” дигән көндәлек онлайн-зарядка үткәрелә. Аны сертификацияләнгән фитнес-тренер, IPF пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы – Ксения Иванова алып бара.

ИҖАТ

Үзегездә яшерен талантларны ачарга вакыт. Бәлки сез кечкенә чагында рәсем ясарга яраткансыздыр, әмма вакыт үтү белән бу шөгыльгә вакыт җитми йә бөтенләй кызыксындырмый башлагандыр. Хәзер барысын да искә төшереп, яңадан ясап карарга мөмкин. Бүген бик күпләр номерлар буенча рәсемнәр ясау, алмаз чигү белән мавыга. Моннан кала, үзегезгә ошаган берәр мастер-класс карарга, чит телләр өйрәнергә була. Иң мөһиме – үзегез өчен файдалы һәм кызыклы булсын. Шул рәвешле сез яңа белемнәр, яңа күнекмәләр ала алачаксыз. Yardam.ru сайтында шулай ук бүгенге вәзгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыклар тупланган.

Иң мөһиме – үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Бу хакта тулырак "Алабуга нуры" газетасының соңгы санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев