Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Файдалы каникуллар, яки ,аланы ни белән җәлеп итәргә

Җәй башлануга, ата-ана баласын кая куярга дип баш вата. Авылдагы туганнар янына илтерлек яисә гаилә белән диңгез ярында ял итәрлек мөмкинлеге булганнарга яхшы. Бала җәйге ялын өйдә үткәрүгә калса, нишләргә? Без аларның каникулларын тәннәре дә җаннарын да ял итәрлек итеп, ничек үткәрү турында белештек. Мәктәп укучылары өчен лагерьлар эшли: шәһәр...

Җәй башлануга, ата-ана баласын кая куярга дип баш вата. Авылдагы туганнар янына илтерлек яисә гаилә белән диңгез ярында ял итәрлек мөмкинлеге булганнарга яхшы. Бала җәйге ялын өйдә үткәрүгә калса, нишләргә? Без аларның каникулларын тәннәре дә җаннарын да ял итәрлек итеп, ничек үткәрү турында белештек.

Мәктәп укучылары өчен лагерьлар эшли: шәһәр читендә, мәктәп янында, палаткалы ял һәм хезмәт лагерьлары. Соңгыларында акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, махсус график буенча өстәмә белем учреждениеләре эшләячәк, универсаль спорт мәйданчыклары эше дәвам итәчәк.

Каникулны да мәктәптә

Мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Антон Кузнецов әйтүенчә, быел 11 мәктәп яны лагере ншекләрен ача. Беренче смена киләсе пәнжешәмбедән башлана. Ул 27 июньгә кадәр бара. Бу вакыт эчендә аларда барлыгы 979 яшь алабугалы ял итәчәк.

Мәктәп яны лагерьларының икенче сменасы 30 июньдә башланып, 24 июльгә кадәр эшләячәк. Җәйнең икенче аенда аларда 300гә якын укучыны кабул итәргә ниятлиләр.

Түләүгә килгәндә, Антон Кузнецов сүзләренә караганда, аның бер өлешен ата-ана түли, калганын район бюджеты каплый. Быел баланың әти-әнисе 640 сум акча түли.

Авыл балаларына да кызыклы яллар вәгъдә итәләр. Бехтерево, Танайка, Поспелово, Иске Күклек, Лекарево, Олы Шүрнәк, Морт, Тарловка, Иске Юраш авыл мәктәпләрендәге лагерьларга 150 бала йөри алачак. Анда да 1-22 июньдә ял һәм хезмәт лагерллары оештырыла. Алар 200 укучыны алырга әзер. Мәктәп бакчасында 18 көн эшләп, алар укудан ял итәчәк, иптәшләре белән күңел ачып, хезмәттән тәм һәм файда табачак. Балалар үстергән яшелчәләр киләсе уку елында туклану бәясен киметергә булышыр.

Палаткаларда исә кыр шартларында гадәти булмаган ял тәкъдим ителә. 2-8 июньдә "Юлдаш", "Бригантина" туризм үзәге лагерьлары, 5-11 июндә балалар диңгез үзәге лагаре ("Яшь армияче") эшләячәк, 7-13 июльдә Балалар иҗат үзәгенең "Яшь техник" лагерендә ял итәргә мөмкин.

Бу лагерьларга юллама өчен ата-ана: "Яшь техник" һәм "Яшь армияче"гә − 534 сум, "Бригантина"да ял итүче бала өчен − 1176 сум түли.

Шәһәрдән читтә ял

"Яшь төзүче" һәм "Урман әкияте" лагерьларында әлегә тын, ләкин озакламый барлык корпуслар һәм мәйданчыклар балаларның шат авазлары белән тулачак. Алар быел төзекләндерелде. Иң беренче күзгә ташланганы: күрсәткеч язмалар.

− Рәхим итегез! - балалар сәламәтләндерү лагерьлары комплексы җитәкчесе Нурия Умеркина бирегә килүчеләрне шулай каршылый. Шулай булмыйча бу лагерьлар елдан-ел яхшырак һәм уңайлырак була бара бит.

"Яшь төзүче" лагеренда тагын бер бинага җылыту үткәрелгән.

− Бу иске корпус, хәзер биредә җылы һәм коры, моңа ирешүебезгә мин бик шатмын, − ди Нурия Умеркина.

Балаларны кабул итүгә бары да әзер - территория тәртипкә салынган, ашханәдән тәмле аш исе килә, чиста бүлмәләрдә матур җәелгән караватлар тора. Бу лагерьда профильле смена 25 майда башланды һәм ул 150 баланы кабул итте.

− Без ТР газификацияләү Фонды прпограммасына эләктек, һәм лагерьга кадәр газ үткәрелде. Шулай ук икенче бер программа буенча августта җылыту казаннары алыштырылачак. Искеләренә 13 ел инде, яңа һәм заманчаларын куячакбыз. Район җитәкчелегенә булышулары өчен рәхмәтебез зур. Бина һәм корылмаларны карап тоту, төзекләндерү җирле бюджет хисабына башкарыла. 2015 елда капиталь төзекләндерү булды, моның өчен 4,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, алар хисабына тышкы суүткәргеч һәм канализация уздырылды, ашханәгә ремонт ясалды, ул җылытылды. Агачтан ясалган искесе урынына биобәдрәфләр куелды. Яңа юынгычларда суның салкыны да, кайнары да бар.

Дүрт смена вакытында "Яшь төзүче" лагеренда бюджет хезмәткәрләре гаиләләреннән 325 бала ял итәчәк, һәм150 бала − коммерциячел оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрнеке.

150 яшь спортчы "Урман әкияте"ндә ял итәчәк. Шушында ук ике палаткалы лагерь булдырырга җыеналар.

Хәтерләсәгез, "Урман әкияте" лагере яңадан үткән елны эшли башлаган иде, аңа хәтле ул 5 ел эшләмәде. Аны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Өч бина капиталь төзекләндерелгән: ашханә, 40 урынга исәпләнгән йокы бүлмәсе һәм медпункт. Яңа урам юынгычлары пәйда булды, иске мунча урынына душ бүлмәсе урнашкан.

Ашханә тулысынча әзер. Аның өч залы 120 баланы тукландыру өчен исәпләнгән. Йокы бүлмәләре икенче корпуста, алар дүртәү. Анда ике яруслы караватлар һәм кием шкафлары урнаштырылган. Медпунктта процедуралар кабинеты, кабул итү, табиб бүлмәсе һәм авыру бала өчен аерым бәдрәф һәм душы булган изолятор урнашкан. Хәзер тагын ике корпус төзекләндерүгә мохтаҗ.

Лагерь янәшәсендә чаңгы-роллер трассасы үтә.

Быел биредә видеокүзәтү урнаштырылган, сигнал төймәләре бар. Гигиена һәм эпидемиология хезмәткәрләре дә лагерьның әзерлеген тикшергән. Аның мөдире Айнур Зарипов зур булмаган кимчелекләр булуын белдерде, эш башлануга кадәр алар бетереләчәк.

Бу лагерьларга юллама бәясе: 15447 сум, 3 мең сумын ата-ана түли. Смена 21 көн эшли.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Юлия Пивторонис әйтүенчә, кыен хәлдәге гаилә балалары Мамадыш районының "Берсут" һәм Апас районының "Зөя" лагерьларында ял итәргә мөмкин. Анда104 бала җибәрелә. Юллама алу өчен, әлеге идарәнең 210 бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кесә акчаларын эшләп алу

Быел укучыларны эәйге ял вакытына эшкә "Алабуга ит-консервлау комбинаты" ААҖ, "Эссен Продакшн АГ" ААҖ, "КамПолиБэг сәүдә компаниясе" ҖЧҖ, "Алабуга Сөте" ААҖ, "АлАЗ" ҖЧҖ, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее ядкарьлеге кабул итә. Шәһәр-район мәктәпләрендә дә хезмәт бригадалары эшләячәк.

14-18 яшьләрдәге 500 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырылган.

− Яшүсмер хезмәте өчен эш бирүче хезмәткә киткән вакыт исәбеннән түли, ул бюджет өлкәсендә аена 7500 сумнан ким булмаска тиеш. Икътисадның бюджеттан тыш өлкәсендә бу сумма 8252 сум тәшкил итә. Мәшгульлек үзәге балигъ булмаган гражданның һәр хезмәт көне өчен матди ярдәм күрсәтә, − ди Мәшгульлек үзәге директоры Юлия Демина.

РФ Хезмәт Кодексында каралганча, яшүсмернең эш көне:

- 16 яшьлек укучы өчен - атнага 24 сәгатьтән, көненә 5 сәгатьтән;

- 16-18 яшьлекләр өчен - атнага 35 сәгатьтән, көненә 8 сәгатьтән артмаска тиеш.

Төнге сәгатьләрдә, эш көненнән соң, бәйрәм көннәрендә 18 яшькәчә яшүсмерләрне эшкә җәлеп итү тыела.

"ИНТЕЛЛЕТО"

В Елабужском институте КФУның Алабуга институтында июньдә үк интеллектуаль-сәламәтләндерү лагере көндезге яллы "ИнтеЛЛето" 7-15 яшьлек балаларны кабул итәчәк.

Ул1-21 июньдә, ял көннәрсез эшли. Юллама бәясе − 9500 сум. Лагерь университетның эчке ишегалдында, физик тәрбия факультетының уку бүлмәләрендә урнаша.

Отрядлар яшь төркемнәре буенча оештырыла. Кече төркемнәрдә − 10-12 , өлкән төркемнәрдә18әр кеше.

Көннең беренче яртысында информатика, робототехника, математика, рус теле, физика, туган якны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр. Аларны тәҗрибәле мөгаллимнәр мавыктыргыч итеп алып бара. Төшке аштан соң балаларны төрле остаханәләр, уеннар, спорт ярышлары көтә. Әйдаманнар булып институтның иң яхшы студентлары эшләячәк, алар махсус әзерлек үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев