Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Фиеста»лы бәйрәм

Испан телендә «фиеста» бәйрәм дигәнне аңлата. Татарстанда исә "Фиеста"ны бию театры буларак беләләр, ул Чулман буендагы шәһәрдә үткән гасыр ахырында ук барлыкка килгән. 

Алабуга "Фиеста«сының яшәеш рәвеше, иҗтимагый челтәрләргә караганда: «Хәрәкәт — яшәү ул, ә көйгә матур хәрәкәтләнә белү — бәхет». 

Бию төркеменә нигез салучы, рухландыручы, коллективның алыштыргысыз җитәкчесе, зиннәтле Эльвира Шәесламова: «Минем театрымның — минем җимешемнең — үзен аклавын телим», — ди. Һәм аклыйлар! Менә 24 ел инде бию коллективы шатландыра һәм сокландыра, үзенә табынучыларга чын бәйрәм бүләк итә! Провинциаль шәһәрчектә генә түгел, аннан еракларда да. Эльвира Нуриман кызының тормыш шигаре: «Һәр көн — бәйрәм. Агымда яшәргә һәм шөгылеңнән ләззәтләнергә кирәк». Эш, гамәлләрең куаныч китерерлек булсын. Тәҗрибәле остаз буларак, тәрбияләнүчеләренә ул: «Без иҗат эшендә. Һәм бу сезгә ошарга тиеш! Юкса, бергә шөгыльләнүебезнең мәгънәсе юк», дип даими искәртә. Әйтергә кирәк, Эльвира Шәесламова үз вакытында Нижневартовскидагы спорт-бию клубында укыган (бу илдәге иң көчле бию мәктәпләренең берсе), соңыннан ГИТИСта белем алган! 

Ерак 1997 елда коллективтагылар латин биюләреннән башлаган. Алга таба — барлык модалы юнәлештәгеләр: hip hop белән башлап, dancehall һәм сontemporary. Хәзер инде перформанска кадәр җиттеләр. Конкурсларда катнашуга килгәндә, шулай ук. Балалар коллективы буларак, элек дипломнар һәм төрле дәрәҗәдә лауреат исемнәре бирелә торган бәйгеләргә йөриләр. Бүген аларга фестивальләр кызыграк, анда анык бер җиңүче була. Андый бүләкләр һәм танылулар үсеш күрсәткече булып тора. Мәсәлән, иң соңгыларыннан берсен алсак, «Фиеста» Казанда узган Халыкара эксперименталь бию фестивалендә катнашып (ул «ВХОД» дип атала), җиңүгә ирешкән.

— Фестиваль, гадәттә балалар конкурслары өчен хас булмаганча, яхшы оештырылган иде. Аларда, кагыйдә буларак, күп ыгы-зыгы, мәшәкать, ата-аналарның мәш килүе, ул булышудан бигрәк, игътибарны гына читкә этәрә. "ВХОД"та бөтенләй икенче. Тамашачылар сәхнәне бирелеп күзәтте. Мондый мизгелләрдә синең хезмәтеңне бәяли белүчеләр җыелганын тоюы бик рәхәт. Бу бик шәп! Андый җиңү чынлап шатландыра! Пандемия алдыннан яуланган җиңүләрнең берсе шул. Без әле тагын бер дәрәҗәле фестивальдә — U-13 Anniversary бию марафонында катнашуыбыз белән горурланабыз. Ул ел да үткәрелә. Анда Идел буеннан гына түгел, Якын чит илләрдән дә берьюлы 100 команда катнаша. Беренче тапкырында без унлыкка кердек, сигезенче булдык. Аннары — дүртенче. Безнең әлегә U-13 бүләкләре булмауга карамастан, бу бик яхшы күрсәткеч. Иң мөһиме — җиңү түгел, ә катнашу дип аталган очрак бу. Хәзер, мәсәлән, бөтен конкурсларга да чыгу әһәмиятле түгел. Нәрсәгә? Портфолиодагы кәгазь хакынамы? Иң кызыклысы — үсеш. Кеше биюләр белән, диплом дип түгел, үзе өчен шөгыльләнергә тиеш. Иң аз дигәндә, ул — яраткан мавыгу. Иң күп дигәндә — спорт төрләрен алыштыру һәм, алай гына да түгел, виртуаль "тик-ток"ларга каршы чыгу.

Район башлыгыбыз Рөстәм Нуриев та "Фиеста"ның кабынуын, заманча биюләр куелышында аның үзенчәлекле булуын бәяләде. Җитәкчеләрнең иҗат коллективлары белән очрашуыннан соң, Рөстәм Нуриев "Фиеста«да кунакта булды һәм барлык башлангычларында ярдәм итәргә сүз бирде. Әйтеп үтик, Эльвира Шәесламованың Алабугага югары һөнәрле белгеч — сценарий язучы-куючыны чакырырга теләге бар. Эльвира Нуриман кызы аңлатуынча, «биюдә сюжет сызыгы күренсен, аның мәгънәсе булсын, ул аерым ысуллар җыелмасыннан гына тормасын иде». Моның өчен камилләшергә, үсәргә, югары дәрәҗәдә һөнәр иясе булганнардан өйрәнергә, оасталык дәресләрендә катнашырга кирәк. Менә шундый тирән фикерләр. 
P.S. «Фиеста» җитәкчесенең тагын бер уе бар. Киләчәккә. Әлегә эзләнүдә. Нәкъ менә теләктә булган тирән мәгънәле күренешле заманча татар музыкасын эзләүдә. Эльвира Нуриман кызының әтисе хыялын тормышка ашырасы — заманча эшкәрткәннән соң татар милли моңнары тоелырлык чыгышны сәхнәгә куясы килә. Испаннарның "Фиеста"сы Татарстанда да яши бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев