Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фин режиссеры Алабугада

3 июньдә Фин-Россия актеры һәм режиссеры Вилле Хаапасало Алабугага килде. Ул Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә туризм һәм балык тоту турында программалар сериясен төшерә.

Татарстан турында тапшырулар сериясе ун күренештән торачак, аларның һәрберсе егерме алты минутка кадәр барачак. Икесен Казанга, ә калганнарын Татарстан шәһәрләренә, шулай ук безнең Алабугага багышларга ниятлиләр.

Татарстан турында фильм төшерергә күптәннән планлаштырган идем инде, якынча биш ел элек. Әмма мин моңа ул вакытта әлеге эшкә дөрес якын килү юлын таба алмадым. Һәм менә Яңа елдан соң, уйладым да, килергә булдым. Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши. Һәммәсенең үз гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, дине бар, шуңа күрә минем төрле дин тотучы, күп милләтле халыкның ничек тату яшәвен күрәсем килде. Бигрәк тә үзем күргәнне башка кешеләргә, илләргә күрсәтергә телим, чөнки европалылар Россиянең бары начар ягы турында гына сөйлиләр,– дип фикерен уртаклашты Вилле Хаапасало.

Тапшыруларга республиканың иң кызыклы урыннары, тарихы, милли йолалары һәм гореф-гадәтләре, шулай ук җирле балык тоту урыннары керәчәк. Вилле Хаапасало әйтүенчә, нинди генә шәһәр, ил булмасын, ул аның халкы белән таныша, аралаша. Бары тик шул рәвешле генә, шәһәр турында күбрәк белеп була, дип уйлый актер һәм режиссер.

Ә Алабуга турында ул бары тик яхшы фикерләр генә әйтте, бигрәк тә аның тарихына басым ясады.

– Мин борынгы шәһәрләрне бик яратам, ә Алабуга – бай тарихлы шәһәр. Әгәр миңа ун баллы шкала буенча бәя бирергә кушсалар, мин ун баллдан да артык куяр идем, чөнки мин бар нәрсәне дә бары тик уңай яктан гына карыйм,  – дип сөйләде Вилле.

Әлеге төшерелгән күренешләр, 1 сентябрьдә яңа фин каналы “Каластус ТВ” да чыгар дип көтелә, бу канал балык тоту, табигать һәм сәяхәтләр турында булачак. Шулай ук Вилле Хаапасало үзенең онлайн-видеоплатформасын ачарга тели, анда барлык төшерелгән материаллар урын алачак.

Вилле Алабугада төрле музейларда йөреп, тарихи урыннар белән танышкан. Ә кичкә аның планнары балык тотарга барып, балык ашы пешерү иде. Вилле сөйләвенчә, Татарстанда күбрәк судак балыгы эләгә икән.

Бу Вилле Хаапасалоның Алабугага соңгы тапкыр килүе булмас дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев