Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Габдулла Тукай шигъриятендә милли традицияләребез чагылышы

Габдулла Тукай - халык тормышын, язмышын, хыял-омтылышларын, моң-зарларын төрле яклап чагылдырган, үз тавышын халыкка ишеттерерлек җанлы тел, көчле сурәт, фикер сөрешенә ятышлы образлар тудырган сәнгатьчә камил әсәрләр авторы.

1911 елның 4нче мартында Сәгыйть Рәмиевкә язган хатында шагыйрьнең үзенә түбәндәгечә бәя бирүе белән килешми булмый: "Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин - дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә..." (8, 334). Бу фикергә "фольлорчы", "тарихчы", "һәрнәрсәгә сизгер күңелле" сүзләрен дә өстәп булыр иде. Бу фикерне дәлилләгән бихисап хезмәтләр язылган, языла һәм алга таба язылачак әле. Әлеге мәкаләдә Тукайның бары тик бишек җырларына гына кайбер күзәтүләр үткәрелә

1906 нчы елда иҗат ителгән "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре" әсәрен Тукай халык җырларында кабул ителгәнчә башлап җибәрә:

Әлли-бәлли итәр бу,

Бохарага китәр бу;

Бохарадан кайткачтан,

Мулла булып җитәр бу... (5, 181)

Алга таба ана өметләре, баласының киләчәген күз алдына китерүләре, теләкләре мулла булган яшь улының тышын, эчен конкретлаштыруы белән ачыклана: яшел чапан кияр, ап-ак чалма чорнар, бай кызына өйләнер, Собраньяга барып, Указ сорап алыр, иршатнамәгә ия булыр, нәтиҗәдә, билгеле инде, абруйлы кеше саналыр, бал-майда гына яшәр. Үзе, мулла әнисе булып алгач, түрдә генә утырачак, улы аны, җиренә җиткереп, җир куенына иңдерәчәк...Әсәр тукымасына кертелгән "Бохарага", "Собраньяга", "Указ" сүзләренә генә игътибар итик.

"Бохарага китәр бу"...Үзе яшәгән яки тирә-күрше авыл яки шәһәр мәдрәсәсен тәмамлагач, Ислам динен тоту, Коръәнне белү, гарәп-фарсы һәм төрек телләрен өйрәнү татар шәкертләренә Көнчыгыш илләренең Каһирә, Мәккә, Мәдинә, Истамбул, Сәмәрканд, билгеле инде, Бохара һ.б. шәһәрләрендә белемнәрен тирәнәйтергә, конкрет алганда, мулла-мәзинлеккә лаек булганчы укырга мөмкин булган. Үз төбәкләренә кайткач, алар иң укымышлы кешеләр булып саналганнар, кадер-хөрмәткә ия булып киткәннәр.

"Собраньяга китәр бу"... Собрание - Урта Азия һәм Себер мөселманнарының Диния назараты (Магометанское духовное собрание); Патша Екатерина П (1729-1796) указы белән 1788 елда Уфада ачылган. Мулла яки мәзин булу өчен, анда барып, имтихан тотарга кирәк булган. Тукайның "Указ сорап барыр бу" дигәне - шуңа ишарә (4, 362). Иршатнамә - мулла, мәзиннең законлы икәнлеген раслаучы рәсми кәгазь, таныклык. Күрәбез, Габдулла Тукай авыл хатынын үз яшәеше шартларында мәгърифәт мәсьәләләреннән шактый мәгълүматлы итеп гәүдәләндерә. Гаҗәп түгел. Утыз биш елдан артык миссионерлык эшчәнлеге белән дан алган Н.И.Ильминский (1822-1891) болай ди: "У татар по меньшей мере седьмой грамотен. В женском поле эта пропорция идет еще выше, даже мне приходилось видеть татарок, которые очень порядочно знают по-персидски, по-арабски" (2, 124).

"Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре" - төзелеше ягыннан да кызыклы әсәр. Ун строфалы шигырьнең алты строфасында ананың нәни улын киләчәктә нинди итеп күрергә теләүләре чагыла. Киләчәк заманда алынган хикәя фигыльләр һәм күп итеп китерелгән исемнәр бер-бер артлы тиз-тиз алышынып торган картиналарны җанландыралар: Бохарага бару, анда уку һәм, мулла булырга хәзерлекле булып, туган нигезенә кайту, шартына туры китерелгән кием-салым, туйлау, указ алу, гаҗәеп итеп салынган яшел йортлар, аш-су мәҗлесләре, түрдә - бәхетле ана... Чираттагы җиденче, сигезенче һәм тугызынчы строфаларда сюжет ничектер өзелә (5,182). Алардагы сүзләр баланы нәкъ менә йоклатуга гына юнәлтелгәннәр.

Мәсәлән сигезенче строфа:

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Шул өч строфада, халык җырларына хас булганча, сабыйга яратып-иркәләп әйткән сүзләр мул китерелә, һәм алар табигый яңгырыйлар: йолдызым, кадрем, гыйззәтем, йөрәк бәгърем, куанычым, шатлыгым, сайкалый (күңелне яктыртучы). Шуннан соң иркәләү-назлау туктала да, соңгы унынчы строфада тагы беренче-алтынчы строфаларга салынган ана өметләре дәвам итә:

Мулла әнкәсе булгач,

Утырырмын түрдә дә;

Дөньяда да күп файда,

Рәхәт күреп гүрдә дә.

Бу строфа, иркәләү-назлаудан гына торган өзектән соң килүгә карамастан, әсәрнең сюжеты барышына зарар китерми һәм бер-берсе белән бәйләнешсез строфалардан торган халык бишек җырларыннан аермалы итә. Шул ук вакытта Тукайның халык җырларыннан азыкланып иҗат итүенә тагын бер дәлил булып тора.

"Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре" тагын бер үзенчәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Ул да булса "бу" күрсәткеч алмашлыгының кабатланып торуы. Беренче алты строфаның алтысы "бу, бу, -, бу" схемасы белән килә дә, җиденчесендә алмашлык җиде мәртәбә кабатлана:

Гыйззәтем бу, кадрем бу,

Минем йөрәк бәгърем бу;

Куанычым, шатлыгым -

Бу, бу минем, бу, бу, бу.

Моннан соң килгән сигезенче-унынчы строфаларда алмашлык юкка чыга. Әсәрнең бу төр төзелеше ананың көй җаена ритмик тигезлек белән нәниенә кагылгалап-кагылгалап алуын һәм назлый-иркәли берничә мәртәбә кулы белән йомшак кына аркасыннан яки ян-ягыннан каккалап алуын күз алдына китерә. Бу - бер. Икенчедән, шагыйрь үз әсәрендә ана белән баладан башка өченче затны күздә тоткан кебек тәэсир кала. Әйтерсең лә, ана, сабыена күрсәтә-күрсәтә, аның киләчәге һичшиксез ул әйткәнчә булачагына кемнедер ышандырырга тырыша, кем беләндер бәхәсләшә һәм теләкләренең ихлас кына түгел, нигезле икәнлегенә инандыра. Чыннан да, ана белән килешкәндәй буласың. Баласын Бохараларга җибәреп укытырга өметләнгән ана ярлы-ябагай йортның түгел, ә бәлки шактый бөтен гаилә хуҗабикәсе булып күңелдә җанлана.

1909 елда Габдулла Тукай, янә ана поэзиясенә мөрәҗәгать итеп, "Бишек җыруы" исемле әсәрен (6, 78) "Балалар күңеле" исемле җыентыгында бастырып чыгара. Әсәр нибары дүрт строфадан торып, аның да икенчесе һәм дүртенчесе "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре"ннән үзгәртелмичә китерелгән. Беренче строфадагы үзгәлек кайбер исемнәрнең алышуында күренә:

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Күрәбез, Бохара - мәдрәсә, мулла булу галим булу белән алыштырылган, һәм сүзләрнең гомумиләштерү көче бермә-бер арткан: Бохарада гына уку димәгән, безнең үз төбәгебездә чын мәгънәсендә белем учагы булырлык мәдрәсәләр азмени!? Галим булуны да дин өлкәсе белән генә бәйләү фикер тарлыгының күрсәткече булыр иде... Әнә шулай "Бишек җыруы"ның сулышы тирәннәнрәк алдыра, һәм мәйданы да күп сыйдырышлы.

Дүртенче строфаның рифмалары халык сөйләменә якынайтып үзгәртелә:

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәяләр сөйләрем,

Сиңа теләк теләрем,

"Бәхетле бул", диярем.

Кыска-кыска шигырь юлларыннан торган бер строфа озын-озакка сузылган ана теләкләрен үзенә сыйдырган.

"Бишек җыруы", шулай ук "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре" әсәрләрендәге кайбер юллар, сүзләр, үзгәрәк булып яки үзгәртелмичә үк, халык бишек җырларында да очрый (Кара:1; 9). Ә менә "Тырышып сабак укысаң" юлы Тукайның "Бишек җыруы"нда гына. Бу күренеш тагын бер кат Тукай иҗаты һәм халык җырларының үзара тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйли.

Шуны да ассызыклап куярга кирәктер: әгәр "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре"ндә Тукай шагыйрь һәм этнограф буларак чыгыш ясаса, "Бишек җыруы"нда без аны шагыйрь, сәясәтче һәм педагог буларак таныйбыз. Кыска гына бу шигырендә автор иҗтимагый аңны һәм педагогик фикерләрне гәүдәләндерә: укымышлы кеше, галим буласың килсә, укы һәм тырышып укы. Аңлаешлы һәм үтемле сүзләрен тигез-талгын мелодикалы шигырь юлларына салып, Тукай бала аңына һәм күңеленә гадел һәм мөһим хис-фикерләр бишек җырлары аша сеңдерелә башларга тиешлеген белдерә, анага (гаиләдәге өлкәннәргә) җитди социаль-педагогик бурычлар йөкли.

Фольклордан азыкланып иҗат иткән Габдулла Тукайдан соң да татар поэзиясендә бишек җырларына мөрәҗәгать итү традициясе дәвам итә, үстерелә. Моңа мисал итеп Дәрдемәнднең (1859-1921) "Сабый", "Бәллү", "Вариант", Муса Җәлилнең (1906-1944) "Бишек янында", "Бишек җыры", "Кызыма (бишек җыры)", хәзерге шагыйрьләрдән Рәзил Вәлиевнең (1947) "Бишек җыры" һәм "Йокла, энем", Рәшит Бәшәрнең "Сандугачлы бишек" һ.б., һ.б. шигырьләрне китерергә мөмкин булыр иде. Туфан Миңнуллинның (1935) "Әниләр һәм бәбиләр" драмасында бишек җыры олуг бер әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелеп бирелә. Ренат Харисның (1941) "Бишек" шигырендә бишек һәм аның янында ишетелгән ана җырлары кешедәге иң яхшы сыйфатларның башлангычы, әллә кайчан, сабый вакытларда ук ишетелгән булса да, шатлыкта куаныч, күңелсез көннәрдә юаныч булып торганлыгы җанландырыла. Бишек җырының бала бишектән төшкәч һәм үсеп җиткәч тә ана күңеленнән китмәвенә, тик эчтән генә тетрәндереп торган ана теләкләренә, ана хәер-фатихасына, ана догасына әверелеп китүенә без Габдулла Тукайның "Ана догасы" шигыре аша инанабыз:

... Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас? (7, 168)

Гомумән алганда, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең "Тукайга" дигән шигырендә (3. 57-58) әйтелгәнчә,

Әнкәемнең күкрәк сөте белән

Моңлы җырың сеңде күңелгә.

Кечкенәдән сеңде... Аннан бирле

Күпме сулар акты Иделгә.

.......................................................

Саф моңнарың били биләүдәге

Сабыйларның узар юлларын.

Халкың күңеле кебек саф булганга

Картаюны белми җырларың.

С.Исмәгыйлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев