Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Транспортта барганда, мәдәни чаралар вакытында, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә тирә-юньгә игътибарлы булу кирәк. Онытылып калган әйберләргә тияргә ярамый. Бу турыда машина йөртүчегә, куркынычсызлык хезмәткәрләренә, полиция органнарына хәбәр итү тиешле. Ничек кенә мавыктыргыч тоелмасын, иясез әйберләргә кагылу тормыш өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин. Балаларга да җирдә яткан әйберләрне тибүдән сакланырга кирәклеген аңлатыгыз....

Транспортта барганда, мәдәни чаралар вакытында, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә тирә-юньгә игътибарлы булу кирәк.

Онытылып калган әйберләргә тияргә ярамый. Бу турыда машина йөртүчегә, куркынычсызлык хезмәткәрләренә, полиция органнарына хәбәр итү тиешле. Ничек кенә мавыктыргыч тоелмасын, иясез әйберләргә кагылу тормыш өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин. Балаларга да җирдә яткан әйберләрне тибүдән сакланырга кирәклеген аңлатыгыз.

Шикле әйберләр

Хәзерге заманда эченә шартлаткыч куелган предметлар табылу очраклары беркемгә дә сер түгел. Алар теләсә кайсы җәмәгать урынында, подъездда, лифтта, баскыч мәйданчыгында, фатир ишеге янында, транспортта табыла. Шундый хәлгә юлыксагыз, нәрсә эшләргә? Әгәр шик тудыра торган әйбернең урыны бу түгел дип уйлыйсыз икән, игътибарсыз булмагыз. Иясе табылмаганда, шунда ук тиешле органнарга хәбәр итегез.

Тышкы күренеше шик тудырмаса да, аунап яткан уенчык, телефон, бүләк кабы ише нәрсәләр сагайтырга тиеш. Һәр ата-ана үз баласына куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерсен иде. Балаларның тормышы һәм сәламәтлеге бездән тора бит.

26нчы янгын бүлеге инженеры Сәүдия Нуруллина алабугалыларның исенә төшерә: шикле табылдыклар белән мөстәкыйль рәвештә берни дә эшләмәгез, аларга кагылу шартлау өчен сәбәп була калса, корбаннар һәм җимерелүләр булуы бар. Үзегезне дә, башкаларны да куркыныч астына куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев