Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаилә газетасын – һәр өйгә

"ТАТМЕДИА" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне яздыр, якыннарыңны яздыр" чарасы дәвам итә. Ул министрлык һәм ведомстволар, район башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре арасында да хуплау тапты.

Татарларда изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән әйтем бар. Шәһәр һәм район җитәкчеләре әти-әниләрен, аларның якыннарын безнең газеталарга яздыруда актив катнаша. Бу көннәрдә аларга психоневрология интернаты директоры Рәшит Нуретдин улы Рәхмәтуллин, 2нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең директоры Марс Ирек улы Сафин кушылды һәм, "Алабуга нуры" газетасына яздырып, шәһәрдәшләренә бүләк ясады: киләсе елның беренче яртыеллыгында газетабызны сугыш инвалиды Хантимер Хөрмәтов һәм ялгыз яшәүче пенсионер Мәүҗүдә Музлова да алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, Марс Сафин район газеталарының икесенә дә яздырып, икеләтә игелек эшләде.
"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары редакциясе хезмткәрләре район газеталарына гадәттәгечә үзләренең пенсиядәге туганнарын яздырды. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев