Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләле парлар да ВИЧ-инфекция йоктырырга мөмкин

Табиблар гаилә парларының ни өчен ВИЧ-инфекциягә тест үтәргә тиешлеге хакында сөйләде.

Якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм генә түгел, ә мәхәббәтнең, бер-береңә булган хисләрдән тыш, ике яклы бурычларга ия икәнен искәртү дә. Мәсәлән, ВИЧ антитәнчекләрен ачыклау өчен даими рәвештә тикшеренеп тору.


- Соңгы 15 ел эчендә ВИЧ белән авыру, 2011 - 2003 еллардагы иң югары дәрәҗәне узып, ике тапкырга азайды. Республикада икенче ел рәттән ул кимүгә таба бара, - ди СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика буенча Республика Үзәгенең медицина бүлеге баш табибы урынбасары Фирая Нәгыймова.


Татарстанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, йөкле хатын-кызлар һәм аларның җенси партнерлары, ВИЧ антитәнчекләрен ачыклау өчен өч тапкыр тикшеренүләр уза, бу - гаилә парларына ВИЧ-нфекцияләрне ачыкларга ярдәм итә. 2016 елда йөкле хатын-кызларның 83 ВИЧ-инфекцияле җенси партнерлары ачыкланган. Бу, дискордант парларда (берсендә ВИЧ-инфекция - уңай, икенчесендә - тискәре) актив тернәкләндерү эшләре алып баруга шулай ук 83 хатын-кызда һәм балада ВИЧ белән зарарлануны кисәтергә ярдәм итте.


- Шуны аңлау мөһим: бүген ВИЧ-инфекция - йогышлы хроник авыру, пациент СПИД Үзәгендә теркәлгән очракта дәвалану үтә ала. Вирусларга каршы терапия кабул итүче пациентлада авыру организмга таралмый һәм җенси партнерны зарарлау минималь күрсәткечкә ия. Терапияне иртә башлаган дискордант парлар сәламәт бала таба алалар, - дип өстәде Фирая Нәгыймова.


Юлия КОСОЛАПКИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев