Гаиләм — гомер бишегем
Һәр кешенең туган җире була, Ачып керер таныш ишеге. Хыяллары чынлык булып киткән Гаиләсе — гомер бишеге. (Х.Төхбәтуллина)
Язмамның төп герое булган Альбина Марсель кызының да үз гомер бишеге. Беренчесе — газиз әти-әниле, яраткан энесе булган туган йортта. Икенчесе — сөекле ире Илнур белән тормыш корган, балалар тәрбияләп үстерә торган нигездә.
Гомер бишекләре тирбәтә-тирбәтә һәркемне туган ягы, туган авылы, туганнары янында яшәтә. Ул шулар янәшәсендә үзен бербөтен итеп тоя, аларның ярдәмен һәм кайгыртуын белеп яши.
Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә дөньяга килгән Альбина Марсель кызының да якты хыяллы туган ягы, әтисе Марсель белән әнисе Фирая корган матур гаиләсе, дуслары, якыннары белән бәйләнгән кадерле урннары бар. Һәр ягы урман белән әйләндереп алынган Шәмәрдәннән ерак Алабуга якларына килеп гомер итүе, бәлки, ул вакыттагы кызның уена да килеп кермәгәндер...
Җәен кура, җир, каен җиләкләре җыйган Шәмәрдән урманы, бергәләшеп җиләгенә, уенына йөгергән дус кызлары, йөрәккә якын урыннар гына беркайчан онытылмаячагы турында да хәтеренә кертеп чыкмагандыр. Әле кышын чана шуган Корбаш авылы таулары да һәр кыш саен искә төшеп, үзәкне өзәсе, сагындырасы бар. Сабый чакта йөгереп үскән яшел чирәмнәр дә төшкә кереп йөдәтәсе — бары-бары аны үз йомгагына төреп яшәтәсе дә яшәтәсе...
Әле шуларга гомере буе машина йөрткән әтисе Марсель Васил улы, аның белән ураган меңнәрчә чакырым аралар, бүгенге көндә үзен дә машина руле артына утырырга этәргән хыяллар да килеп кушыла.
Әтисе Казан, Саба, Арча, Мамадыш, Кукмара, Балтачка командировкага киткәндә, кызын да үзе белән алырга яраткан. Альбина бу вакытларны сагынып искә ала. Ә әтисе хәзерге кызын күрсә ниләр әйтер иде икән? Сөенер, горурланыр да иде.
Әнисе Фирая Вагыйз кызы да кызын киң күңелле, түзем, һәр нәрсәгә кулы ятарлык итеп тәрбияләргә тырышканда, башка хыяллар белән янып йөргәндер. Ләкин кыз баланы язмыш җилләре очыртып йөртә. Кая төшеп төпләнәсен кем алда сизә ала соң?
Тырышып мәктәптә белем алган, төрле түгәрәкләргә йөреп, үз сәләтен үстергән кыз табиб булу теләге белән янып йөри. Казан шәһәрендә белем алу теләге дә булмый калмагандыр аның...
Ләкин 90нчы еллар һәркемгә үз таләбен куя. Альбинага да башка юлны сайларга туры килә. Укытучы булу, балаларга белем бирү сукмагыннан атларга туры килә аңа. Һәм шушы юнәлеш аны Яр Чаллы педагогия институтының математика факультетына алып килә. Альбина монда укыган елларын да еш исенә төшерә. Ә бергә бер бүлмәдә торган Мамадыш кызы Лилия гомерлек дусты булып кала.
Институтны 2000 елда тәмамлаган кыз күршедәге чал тарихлы Алабуга шәһәренә килеп эшкә урнаша. Шунда кияүгә чыга, шунда өч улы дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә ул шәһәрнең 8нче мәктәбендә белем бирә. Балаларга информатиканың нигезләрен өйрәтә. Сыйныф җитәкчесе дә ул. Улларының газиз әнисе. Гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйларга җитешүче дә. Балаларын төрле түгәрәкләргә йөртеп, сәләтләрен үстерү юнәлешендә дә үз көчен кызганмый.
Ә уллары! Мондый уллар булуына кем сокланмас. Матур итеп җырлый торган уртанчы улы Ильяс, шигырьләр сөйләп таң калдыручы олы улы Илдан, абыйларыннан калышмый шигырь сөйләргә дә, җырларга да сәләтле төпчек улы Данияр. Бу малайлар саф татарча сөйләшәләр. Мәктәп, шәһәр ачык чараларында актив катнашалар.
Ильяс, шуның өстенә, матур итеп баянда да уйный әле. Җырлары белән төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Ул башкарган «Сөембикә», «Зәңгәр күлмәк» кебек татар халык җырларында күпме моң агыла! Халык моңы.
Мәктәп олимпиадаларында да актив катнаша Ильяс. Матур итеп татарча сөйләшә, үз фикерләрен дәлилләп әйтә белә. Җырлары белән әсир итә. Ул башкарган җырларны тыңлаганда, күңел дулкынланмый калмый. Аллаһ үзе биргән бу талантлы малайны, үзе үк, күзләр тидермичә, саклап йөртсен берүк!
Кече улы Данияр быел 1 сыйныфта белем ала. Әле укытучысы Кристина Филипова: «Әниләр көне уңаеннан башкарган җыры, күземә яшьләр китерде,» — дип сөйләде. Данияр татар җырын башка милләтләр күңеленә үтәрлек итеп башкара белә икән...
Балаларына карап, аларны үстергән әтисе һәм әнисенә дә сокланырга гына кала. Альбинаның ире Илнур да матур итеп шигырьләр сөйләү сәләтенә ия. «Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем бу гаиләгә бик тә туры килә.
Альбина Марсель кызы тик торуны белми, бик ярдәмчел, кешелекле шәхес. Аны хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итә. Аның турында бары ихластан әйтелгән фикерләр генә ишетелә.
8нче мәктәпнең директоы Миңлечулпан Наил кызы: «Альбина Марсель кызы көчле һәм белемле укытучы. Аның укучылары имтиханда информатикадан яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Сыйныф җитәкчесе буларак та, 30 укучысының әти-әнисе белән уртак тел таба белә. Ата-аналар да аны ихтирам итә, ярата. Альбина Марсель кызының һәрвакыт елмаеп мәктәп коридорыннан исәнләшеп үтүе күңелләрне күтәреп җибәрә. Балалары да һәрвакыт үзен сөендереп торсын, бер-берсенә терәк булсыннар. Ире Илнур белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер итсеннәр,» — дигән теләкләрен белдерде.
Мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе Лилия Миңнулла кызы Шакирова — үзе дә Альбина Марсель кызы кебек өч егет әнисе. Ул: «Альбина Марсельевна тырыш укытучы гына түгел, ул — менә дигән әни, гаилә иминлеген саклаучы ир хатыны. Аның кебекләр күбрәк булса иде», — дип үз теләкләрен җиткерә.
Минем үземне дә Альбина Марсель кызының ягымлылыгы, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләве, балаларына үз телен мирас итеп бирүе сокландыра.
Быелгы «Ел хатын-кызы» бәйгесенә аны тәкъдим итүләре дә бик уңышлы. Ул бәйгедә «Хатын- кыз — әни» баш астында катнаша. Аллаһыбыз чын әни исемен йөртергә бик хаклы бу шәхескә үз фатихасын бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев