Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Геннадий Емельянов белән чираттагы рейд узды

Узган атнада район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов һәм муниципаль контроль бүлеге башлыгы Максим Мартыненко белән Алабуганың берничә урамы буйлап тагын бер тапкыр йөреп чыкты.

Тикшерү вакытында шәһәр мэры аларның төзеклек сыйфатын шәрехләде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр биш участокка бүленгән һәм аларның һәркайсына муниципаль контроль бүлеге хезмәткәре беркетелгән иде.
Сишәмбедә район башлыгы Яшьләр, Пролетерская, Төзүчеләр, Таҗи Гыйззәт, Чапай, Әйләнеч шоссе һәм Болгар урамнарына караган икенче участокны карады.
Алабугага автовокзал кирәк
Бәлки якын арада шәһәребезнең үз автовокзалы барлыкка килер. Аны, инде озак вакытлар буш тора торган автовокзал бинасы янына урнаштырырга планлаштыралар.
− Хуҗага бу бина аена бер миллион бер йөз меңгә төшә. Бу безнең көчтән килми. Аның хуҗасы, Игорь Хамадиев белән без сөйләшендек, ул бу бинада сәүдә челтәрләре урнаштыра, алмашка бу территориядә автовокзал өчен павильон төзи һәм аны бушлай муниципалитетка тапшыра. Мондый павильон бәясе 5-6 миллион сум тирәсе. Төзү эшләренә 2-3 ай вакыт китәчәк. Аның каравы шәһәрнең кассасы һәм 25-30 көтеп утыру урыны булган үз автовокзалы булачак, − диде Геннадий Емельянов.

Фонарьләрне буярга, агачлар утыртырга
Болгар урамы буйлап тупыл агачлары утыртырга планлаштыралар. Тикшерү вакытында Геннадий Емельянов фонарь баганаларын тәртипкә китерергә: аларны буярга һәм яктылыгын яхшыртырга боерды.
− Шимбәгә кадәр монда тәртип урнаштырыгыз. Юл буйлап пирамидаль тупыллар утыртсагыз яхшы булыр иде, − диде район башлыгы.
Геннадий Емельянов шулай ук автозаправка станцияләре тирәсендәге печәнне чабарга, Пролетар, Яшьләр урамнары буйлар ташларны һәм тимер-бетон конструкцияләрне җыярга һәм Әйләнеч шосседагы тукталыш павильоны артындагы койманы буярга кушты.
− Бу җитешсезлекләр шәһәргә килеп керүгә күзгә ташланып тора. Ә бу бит безнең йортыбыз, биредә тәртип саклау кирәк, − дип өстәде Геннадий Емельянов.
− Без чираттагы кимчелекләрне таптык һәм алар өстендә эшләячәкбез, территория хуҗаларына кисәтүләр җибәрәчәкбез һәм шәһәрне тәртипкә китергәнче проблемаларны хәл итүне дәвам итәбез, − дип билгеләп үтте Максим Мартыненко.

"Тормыш сукмагы"н ачалар
Алабуга урамнарын әйләнгәндә район башлыгы Геннадий Емельянов Үзәк стадион буйлап уза торган "тормыш сукмагы" на игътибарын юнәлтте. Ул аны автотранспорт өчен ачырга кирәк, дип боерды.
− Бу юл алайса нәрсә өчен? Ачыгыз аны! Ул 4нче микрорайонга илтүче юл белән тоташырга тиеш, ә чатка, кирәк дип санасагыз, светофор куегыз. Җәяүлеләр өчен юлның да эшен тәмамлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев