Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлнара Хөсәенова: «Авыл тормышында үскән кыз бала мин»

Авыл кешесе өчен туган җире һәрвакыт кадерле була. Шәһәр шаукымында яшәп тә, авылны онытмыйча яшәүче Гөлнара Хөсәенова белән әңгәмә кордык.

Иртәнге кояш нурлары белән уяну, армый-талмый таңнан кичкә хәтле бакчада эшләү, җәен җиләк-җимеш, печән җыеп, кышка әзерләү — безнең авыл кешеләре өчен гадәти эш. Диңгез кебек сузылган, очы-кырые күренмәгән болын һәм кырлар, иртәнге чык тамчыларына төренгән яшел үләннәр, бер-бер артлы тезелеп киткән авыл өйләре, инде хәзер берсеннән берсе уздырып, матурлап ясаган тәрәзәләре, капкалары, шул өй тәрәзәләреннән мичтә пешкән милли ризыкның хуш исләре аңкый. Авыл исе... Саф һавада, табигать кочагында яшәүгә ни җитә!

Авылдан бар якка өлгер, хезмәткә гашыйк кешеләр чыга. Һәр эшне башыннан ахырына кадәр җиткереп чыгара, ялкаулыкны, зарлануны белми. Әлеге язмам да үз эшенең остасы, уңган-булган Гөлнара Хөсәенова турында. Гөлнара Халис кызы — Алабуганың 10нчы күпрофильле лицеенда директор урынбасары булып эшли. Тумышы белән Сарман районы Татар Карамалы авылыннан.

— Авыл тормышында үскән кыз бала мин. Кечкенәдән үк әти-әни, әби-бабайлар хезмәт сөяргә өйрәтте, һәрвакыт иртән тору белән эш графигын төзиләр иде. Шул эшне эшләп бетермичә, беркая да китәргә ярамый. Бакчада чүп утау, токмач җәеп кисү һәм башка бик күп эшләргә бала чактан үк өйрәттеләр, — ди ул.

Яр Чаллы педагогия университетын уңышлы гына тәмамлый. Булачак ире Илназ белән дә шунда очраша, алар бер-берсен бик ошаталар. «Бәхете барның иптәше үзенә тиң була», — диләр. Гөлнара ханым 1999 елның 6 февралендә Алабуга районы Илмәт авылының иң тырыш гаиләсенә килен булып төшә.

— Бу гаиләнең шулкадәр хезмәткә мөкиббән булуына гаҗәпләнә идем. Анда иртән йоклауны да, ял итүне дә белмиләр. Һәрвакыт эштә. Аларга сокланам. Үземнең дә йортым, бакчам булгач, эшне көн дә иртән башлыйм, — ди ул.

Көнем сәгать биштә башлана. Уянгач та, иң беренче бакчадагы чәчәкләремә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә су сибәм. Соңнан өйгә кереп иртәнге ашка тәмле камыр ризыгы пешереп, чәй эчәбез. Аннары яңадан эшкә керешәбез.

— Отпускка чыккач, бер көнемне дә бушка әрәм итәсем килми. Кечкенәдән үк тиктормас идем. Миңа һәрвакыт хәрәкәттә, ниндидер эштә булырга кирәк. Эшсез торсам, моңсуланам. Мәсәлән, бүген бакчада булсам, иртәгә башка җиргә китә алам, чөнки мин тормышны бик яратам, — ди Гөлнара Халис кызы.

Тормышта бит төрле хәлләр була. Елмаеп, шатланып кына яши торган көннәр еш булмый. Аңа да карамастан, ул һәрвакыт елмая. Бу хатын-кызның көчлелеген күрсәтә дип саный ул. Авыр вакытта да күз яшьләрен күрсәтми, шат күңелле булып кала белә. «Син, Гөлнара, бар нәрсәне дә булдырасың», — дип эшен башлый. Шуны кызы Лианага да өйрәтә ул. 

Инде ничә ел Хөсәеновлар гаиләсе үрдәк асрый, быел бозау да алганнар.

— Үзебез шәһәрдә яшәп, шәһәр тормышында кайнасак та, бозау алып, менә шундый авылчарак тормышта яшәүнең ямен табабыз. Иртән торып, шуларны күрү, бакчада кошлар сайравын тыңлау — ул зур бәхет, — дип елмая Гөлнара Хөсәенова.

Шуңа беркайчан да зарланмый ул. Үз йортында, үзе үстергән җимешләр, чәчәкләр, яшелчәләре тирәсендә бик бәхетле тоя үзен. 23 ел бергә, авыр вакытларда бер-берсенә терәк, ярдәм итеп гомер итүләренә тормыш иптәше Илназга ул бик рәхмәтле:

— Миңа шундый матур тормыш бүләк итте. Ул булмаса, бәлки, мин яшәүнең бу кадәр рәхәтлеген, ямьлелеген күрмәгән дә булыр идем.

Якты дөньяда тормыш бүләк итеп, тәрбияләп үстергән әти-әниләре һәрвакыт терәк аларга. Илмәт һәм Татар Карамалы авылларына кайткач, капканы киң ачып, әти-әниләре каршы ала. Өйдә көтеп торучыларың булу — зур бәхет һәм куаныч бит. Алабуга шәһәрендә Гөлнара ханымның бертуган сеңлесе үз гаиләсе белән гомер кичерә. Алар гел аралашып, ярдәмләшеп яши. 

Җырдагыча «Дуслар булса бу дөньяда, яшәве җиңеллерәк», дуслар — тормышта зур таяныч. Гөлнара ханым да һәрчак янында булучы дуслары белән горурлана. Алар булганда, дөньяның бер мәшәкате дә сизелми.

— Тормышны, җирне яраткан, тормыш ваклыкларына да, искән җилгә дә сокланып, хисләнеп яшәгән кеше генә бәхетледер ул. Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау һәм сәламәт булыйк, — дип теләде Гөлнара Хөсәенова.
ФОТО: Гөлнара Хөсәенованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев