Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлназ Сәфәрованың яңа телевизион проектының премьерасы — тиздән экраннарда

25 февральдә Гөлназ Сәфәрова «Мин» проектын төшерде. Тапшыру әзер һәм тиздән экраннарга чыгачак. Тапшыруның премьерасы 8 мартта «ТНВ» телеканалында булачак.

Гөлназ Сәфәрова яңа телевизион, социаль проект булдырырга карар кылды: «Мин матурлыкка өнди, хатын-кызны үзгәрешкә этәрә торган социаль телевизион проект эшләргә булдым. Проект “МИН” дип аталачак! Әлеге проектта тышкы кыяфәте белән бергә үзен hәм фикерләвен үзгәртергә теләгән һәр кеше катнаша ала.»

Сафарованың сүзләренә караганда, гаризалар саны бик күп: «Барлык анкеталарны да мин шәхсән үзем карыйм. Шуңа күрә без ник нәкъ менә сезне сайлап алырга тиеш икәнлеген төгәл языгыз, безне сезнең тарихыгыз кызыксындырырга тиеш!»

Проектның беренче катнашучысы — Альмира. Тапшыруның премьерасы әзер һәм ул 8 мартта «ТНВ» телеканалында булачак.

Проектта катнашыр өчен, анкета тутырып гариза җибәрергә кирәк. Тагын бер шарт: кандидат татарча яхшы сөйләшергә тиеш.

 

ЧЫГАНАК: http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев