Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомер бәйрәме дә, Халыкара хатын-кызлар көне дә!

Халыкара хатын-кызлар көнендә гүзәл затлар, традиция буенча, җылы сүзләр, чәчәкләр, бүләкләр кабул итәләр. Ә бит шушы яз бәйрәме белән беррәттән туган көннәрен дә билгеләп үтүчеләр бар.

Адилә Гыйбадуллина:


— Мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең музыка-сәнгать белгечлеге бүлегендә 3нче курста белем алам. Чынлап та, туган көнем — 8 Март! Бу көн минем өчен икеләтә бәйрәм. Танышларым, дусларым арасында төрле бәйрәмнәрдә туучылар бар, ә 8 Мартта туган көн уңаеннан котлауларны мин генә кабул итәм. Нәкъ менә бу көнне дөньяга аваз салуыма бик сөенәм, һәм әниемә, Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Минемчә, шушы язгы бәйрәмдә туган кыз бала, һичшиксез, бәхетле була. Мин 2001 елның 8 мартында Красный бор хастаханә бала тудыру йортында бердәнбер бала булып көндезге 12.00дә, пәнҗешәмбе көнне туганмын. Әнием бу көнне бик матур итеп искә ала. Нәкъ менә хатын-кызлар бәйрәмендә ул беренче тапкыр ана булу бәхетен татыган. Мине беренче тапкыр кулына алган мизгел аның әле дә хәтерендә. «Кочаклап, бәхетемнән елый-елый Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым», — ди ул. Бүгенге көндә дә ул бу хакта зур горурлык белән әйтә: «Минем кызымның туган көне 8 Мартта!». Бу көнне безне җил-яңгырдан саклап, бөтен назын, күңел җылысын биреп тәрбияләгән әнине гүзәл затлар бәйрәме һәм үземнең туган көнем белән котлап, бүләкләр бирәм.

Җәмилә Ибәтуллина:

— Шундый матур язгы бәйрәмдә дөньяга килүем белән мин бик бәхетле. Һәркемгә дә мондый бәхет елмаймый (көлә). Әле шунысы да рәхәт — 8 Март һәрвакыт ял көне. Туган көнем быел ял көненә туры килми дип күңелсезләнеп утырасы юк. Бу көнне гаиләм мине иң элек туган көнем белән котлый, ә аннары инде Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итәм. Якыннарым — тормыш иптәшем һәм кызым Лиана минем өчен бер көнне ике бәйрәм оештырырга тырыша. Әлеге бәйрәмне үземнең яраткан һәм якын кешеләрем белән үткәрәм. Бу көнне әти-әниемә, якыннарыма үземнең яратуымны, рәхмәт хисләремне җиткерергә тырышам. Минем сеңлем дә бәйрәм көнендә дөньяга аваз салды. Ул 30 августта — Республика көнендә туды.

Айгөл Мөхәрләмова:


— Мин 1988 елның 8 мартында 15 сәгать 30 минутта дөньяга килгәнмен. Туган көнем 8 Мартка туры килү сәбәпле, әлеге язгы бәйрәм мохитен беркайчан да тоймам, мөгаен. Күп кеше мине туган көн белән котлаганнан соң, 8 Март бәйрәме белән котларга да оныта. Бер яктан караганда, шундый көнне дөньяга килү үзенчәлекле, бу сирәк күренеш, икенче яктан — моңсу. Кечкенә чакта 8 Мартны туган көнем генә итеп кабул итә идем, моңа бик игътибар бирмәдем. Яшем барган саен, нигә мин 9ы яки 10 мартта тумадым икән дим. Ә туганнарым, бигрәк тә тормыш иптәшем әйтүенчә, бүләк алганда җиңелрәк (көлә). Кыскасы, ике куянның койрыгын берьюлы тоталар. Ә әнием хәзер дә: «8 Мартка үземә бүләк ясадым», — ди. Әти-әнием мине язгы бәйрәмгә зур бүләк буларак кабул итеп алган һәм моның өчен Ходайга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев