Гомерләр үтә икән ул
Мәдәни карашларның алга китеше, икътисад үсеше, халыкның көнкүреш һәм хезмәт шартлары яхшыру кеше гомеренең уртача озынлыгын арттыруга булыша.
Борынгы Грециядә, мәсәлән, кешеләр якынча 29 ел гомер иткән. Унтугызынчы гасырның 80нче елларына Европа халкының гомер озынлыгы уртача 40 яшькә җиткән, үткән гасырның утызынчы елларында 51 яшькә кадәр күтәрелгән.
Патша Россиясендә XX гасыр башында да гомер озынлыгы бик түбән булган: нибарысы 30-33 ел. Советлар Союзында яшәүчеләр уртача 58 яшькә кадәр яшәгән.
Бүген Россиядә яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 72,5 яшькә җиткән.
Бу турыда илнең сәламәтлекне саклау министры Вероника Скворцова белдергән. Федераль дәүләт статистика хезмәте мәгълүмәте буенча, 2017 елның 7 аенда Россиядә яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 0,63 елга арткан һәм ил тарихында беренче тапкыр 72,5 яшь тәшкил иткән. Шул ук вакытта ир-атлар арасында гомер озынлыгы 1 елга артып, 66,5 тән 67,5 яшь булган. Хатын-кызлар исә уртача 77,4 яшькә кадәр яши башлаган.
Татар-информ мәгълүмәте буенча
Үз заманында Илья Мечников бер нәрсәгә игътибар иткән: озын гомерле кешеләр авыруларга бирешмәүчеләр икән. Димәк, ни әйтсәң дә, авыруларга каршы көрәшергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.
Күп кенә галимнәр кешенең гомерен озайтуга нәрсә тәэсир итүен өйрәнеп, тикшеренүләр алып бара. Соңгы еллар тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтергә була: кешегә көн дәвамында түккән көчен тулыландырырлык дәрәҗәдә ял итәргә, тукланырга, саф һавада булырга, тиешенчә йокларга һәм стрессларга бирешмәскә кирәк. Моның өчен кимендә җылы һәм уңайлы булган торыр урының, сине йончытмый торган эшең, табигать хозурлыгына сокланырлык вакытың булырга тиеш. Иң мөһиме: синең бу дөньяда кирәклегеңне искәртеп торучы якыннарың булсын һәм һәр нәрсәдә чаманы бел, башкаларга да, тирәлек мохиткә дә зыян салма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев