Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гомерләренә караганда, балык кадерлерәк, күрәсең

Боз каплану белән, республика суларында 6 вакыйга теркәлгән. Алар вакытында кешеләр боз астына киткән, боз ярылып чыга алмый калган.

Шундый аяныч хәлләр Әгерҗе, Минзәлә, Лаеш районнары һәм Яр Чаллыда булган, нәтиҗәдә 4 кешенең гомере өзелгән, 13 кешене коткарып калганнар. ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин "эшлекле сишәмбе"дә сөйләвенчә, 28 ноябрьгә мониторинг нәтиҗәләре түбәндәгечә: фарватерда һәм Идел үзәнендә боз калынлыгы 1-2 см, култыкларда - 10-15 см; фарватерда һәм Кама үзәнендә - 1-3 см, урыннар белән җылу очрый, яр буйларында һәм култыкларда боз калынлыгы - 8-12 см. Нократ елгасында боз 10 см, Тоймада - 12 см калынлыкта. Район күлләре һәм буаларында боз калынлыгы 8-12 сантиметрга җитә.
Тормышларын куркыныч астына куеп
9 октябрьдә Әгерҗе районының Салавыч җирлеге янындагы Иж елгасыннан 46 яшьлек кешенең гәүдәсен табып алганнар. Удмуртияле ир-ат ике дусты белән юка боз өстенә чыккан булган. Ул су астына киткән, иптәшләре мөстәкыйль рәвештә чыга алган. Ул вакытта боз калынлыгы бары өч-биш сантиметр гына булган. Бу урынга балыкчылар еш йөри. Янәшәдә генә балык тоту тыелганлыгы турында күрсәтеп, аншлаг тора.
Минзәлә елгасында14 ноябрьдә ике балыкчы бәлагә тарган. 1938 һәм 1987 елгы ике кешенең гәүдәсен судан чыгарганнар.
19 ноябрьдә Иделдә, ярдан йөз метр ераклыкта, коткаручы дәүләт инспекторлары тарафыннан өч кеше исән-имин ярга чыгарылган. Шул ук көнне Иделнең башка урынында коткаручылар җиде кешенең гомерен саклап калган.
Лаеш районында билгә кадәр суга баткан ир кешене коткарып кала алмаганнар.
21 ноябрьдә Алабуга ягыннан Камадагы боздан 3 кешене алып, коткарганнар.
Кисәтү эшләре
Ноябрь башыннан Алабуганың иске пристань һәм Котловка тирәсендә патруль тору оештырылган. Чулман һәм Иделдә боз катламы урнаша гына әле. Николай Доронин әйтүенчә, фарватерларда зур ерганаклар күзәтелә, боз хәрәкәттә.
Мәктәп укучылары арасында да бозга чыгуны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрелә. Боз кату чорында кышкы балык тоту урыннарына чыгарга ярамаганлыкны белдерткән аншлаглар урнаштырыла.
Төп игътибар күл һәм буаларны күзәтүгә бирелә. Анда боз калынлыгы 10 сантиметр тәшкил итә. Авто-мототехника белән боз өстенә чыгу тыела.
Николай Доронин чыгышы ахырында район кешеләренә мөрәҗәгать итте:
- Боз кату вакытында боз өстенә чыгулардан тыелып торуыгызны сорыйм. Бездәге күлләрнең чишмәле булуын исегездә тотыгыз. Боз катламы тигез түгел, төшеп китәргә мөмкин. Транспорт турында әйтеп тә тормыйм.
Покров - Красный Ключ торак пунктында боз кичүе ясарга ниятлиләр. Аны, һава торышы нинди булуга карамастан, декабрьдә ачарга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев