Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гриппка каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы — вакытында вакцина ясату

Хәзер гриппка каршы вакцина ясату аеруча мөһим, чөнки быел эпидемиологик вәзгыять коронавирус инфекциясе белән катлаулана, диләр медицина хезмәткәрләре.

Бүгенге көндә район халкының 50 проценттан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан.

— Гриппка каршы вакцина безнең организмны профилактикалауның һәм саклауның ышанычлы, нәтиҗәле чарасы булып тора. Грипп һәм коронавирус вирусларының организмга керүе көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин — авыруның авыр формада узуыннан алып үлемгә кадәр, — дип кисәтә Алабуга Үзәк район хастаханәсенең врач-эпидемиологы Рания Низамеева.

Инфекция чыганагы булып авыру кеше тора. Вирус ике ысул белән йога ала: көнкүрештәге контакт һәм һава-тамчы юлы.

Инкубация чоры ике сәгатьтән алып 1-2 көнгә кадәр тәшкил итә. Вирус безнең организмга кергәч үрчи башлый һәм шул рәвешле күзәнәкне үтерә, токсиннар белән бергә канга үтеп керә һәм бөтен организм буйлап тарала башлый.

— Район халкының күп өлешенә вакцина ясату кеше гомере һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк, — ди Рания Низамеева.

Авыруга каршы иммунитет прививкадан соң 2-4 атна эчендә барлыкка килә, шуңа күрә барлык теләүчеләр дә вакцина ясатырга өлгерәләр әле.

Прививканы сырхауханәдә һәм Үзәк район хастаханәсенең барлык филиалларында ясатырга була. Моның өчен бернинди дә әзерлек кирәк түгел.

Алабуга Үзәк район хастаханәсендә җиде меңнән артык кеше коронавируска тест тапшырган. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров сүзләренә караганда, вәзгыять катлаулы, ләкин идарә итә торган.

— Кызганычка каршы, чир авыр уза дип әйтергә туры килә. Дәвалануга, нигездә, үпкәләре каты зарарланган кешеләр китерелә, аларга үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты (ИВЛ) һәм реанимация таләп ителә, — дип хәбәр итә баш табиб.

Ковид-госпитальгә пациентлар Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе һәм Менделеевскидан китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев