Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гриппка каршы көрәшәбез

Белгәнебезчә, гриппны өлкәннәр hәм нәниләр бик авыр кичерә.

Икенчеләре бигрәк тә, үз-үзләренә ярдәм итә алмый. Шул сәбәпле, безнең 34нче "Салават күпере" балалар бакчасында гриппка каршы зур эш җәелде.

Балалар, тәрбиячеләре белән берлектә, кулны сабын белән еш юа. Даими рәвештә саф hавага чыгып торалар. Бүлмә көненә өч-дүрт тапкыр җилләтелә. Иммун системасын ныгыту өчен, менюга С витаминына бай продуктлар кертәләр: гөлҗимеш суы, һәм кәбестә, кишер, суган салатлары. Суган белән сарымсакның файдасы бик зур, шуңа күрә, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән берлектә, төркемнәрдә суган белән сарымсакны турап та куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев