Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Гуляй-парк” атамасы рәсмиләште

“Гуляй-парк” атамасы рәсмиләште

Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә 2018 елга муниципаль берәмлекләр бюджетына үзгәрешләр кертү булды. Иң зур үзгәрешләр иҗтимагый өлкәгә кагыла.  Район казнасының “Мәгариф” бүлеге буенча чыгымнары арткан. Алар мәктәптән тыш оешмаларда балалар белән нәтиҗәле эшләүче тренер-укытучылар һәм  спортчы-инструкторларга, яшьләр сәясәте һәм мәдәните өлкәсендәге яшь белгечләргә ярдәм итүгә тотылачак. Моннан тыш, утырышларда үткән ел бюджетының үтәлеше турында карар проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү хакында мәсьәлә каралды.  Алар 5 апрельдә булачак. Район башкарма комитеты төзелешенә үзгәрешләр кертү турында аның җитәкчесе Роман Исланов чыгыш ясады. Геннадий Емельянов аңлатуынча, муниципалитетның төрле  программаларда катнашуына күрә, архитектура һәм шәһәр төзелешен көчәйтү мөһимлеге килеп туды.  Кабул ителгән карарлардан берсе: Пионер паркы район милегеннән шәһәрнең муниципаль милегенә күчерелә. Шулай ук депутатлар “Гуляй-парк” атамасының рәсмиләштерелүен бертавыштан хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев