Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гүзәллек һәм осталык бәйгесе

Узган шимбәдә "Алабуга нуры", "Новая Кама" газеталары редакциясе Алабуга ЮХИДИ белән берлектә "Автоледи-2013" бәйгесе үткәрде. Машина йөртүче хатын-кызлар арасында үткәрелгән бу бәйге шәһәр ипподромында үтте. Биш финалисткага берничә сынау аша узарга туры килде.

Конкурсның беренче сынавы - ЮХИДИның районара теркәү-имтихан бүлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гүзәл затларның белемнәрен тикшерүдән башланды. Кызлар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дәлилләде. Сорауларга җавап бирү өчен 20 минут бирелүгә карамастан, кызларның күбесе берничә минуттан чыгып та беттеләр. Берсенең авызы куанычтан колагына җитсә, кайберләренең күзләрендә шомлану да сизелде.

Теорияне тапшырганнан соң, чәчәк-күбәләк рәсемнәре белән бизәлгән машиналар тезелешеп шәһәр ипподромына юнәлде.

Монда гүзәл ханымнар һәм туташлар теориядәге белемнәрен практикада күрсәтте. Мәйданда төп ярышлар машинаны парковкалау һәм фигуралы йөртү буенча барды. Ә жюри аларның йөртү осталыкларын читтән күзәтеп бәяләде.

Берәр конкурсның визиткасыз үткәнен күргәнегез бармы? Юк. Менә бу юлы да гүзәл ханымнар һәм туташлар үз машиналарын

мактап-данлап шигырь сөйләде, җырлады, машинасы белән беренче танышу мизгелләрен тасвирлады, кемдер бию осталыгы, пластика белән шаккатырды. Конкурста катнашучылар машиналарын тамашачы күзе төшәрлек итеп бизәргә тырышкан иде. Балалар спорт мәктәбендә гимнастика буенча тренер булып эшләүче Наталья Карасева үз машинасын барысыннан да яхшырак тәкъдир итте. Бәби көтүче Наталья өчен балалар темасы аеруча якын. Шуңа да ул юлда балалар иминлеген саклау темасы буенча плакатлар әзерләгән. Машинасын оригиналь бизәгән өчен аңа бәйге ахырында бүләк тапшырылды.

Иң актив җанатарлар өчен приз Елена Немтыревага бирелде. Еленаның Федя (Фиат) исемле машинасы турындагы җыры әле дә колагымда яңгырый. Ә җанатарлар исә бар булган көчләре белән Лена һәм Федяның җиңүе өчен тырышты.

Екатерина Клюкина үзенең "тимер атын" полиция машинасы итеп бизәгән, үзе дә чит ил киноларындагыча итеп хокук саклаучы хезмәткәре формасына киенгән.

  • Үземне белгәннән бирле полициядә эшләргә хыялландым. Тик акча булмаганлыктан анда укый алмадым. Менә бүген шул хыялымны тормышка ашырырга җай чыкты, - диде ул чын күңелдән куанып.

Бу кызда булган энергия һәм мөлаемлык беркемне дә битараф калдырмады. Янәшәсендәге җанатар кызлар һәм егетләр дә бәйгегә позитив өстәде. Машина йөртү осталыгын күрсәткәндә генә сынатты Катя: беренчедән, каешын эләктермәде, икенчедән, машинасы белән артка таба "змейка" ясаганда юл читенә чыгып китте. Шул сәбәпле, жюри аңа өченче урын бирде. Нәтиҗәдә, Екатерина электрон китап белән бүләкләнде.

Тамашачыны үзенең биюе белән таң калдырган Виктория Мокшина икенче урынга һәм фотоаппаратка ия булды. Көнчыгыш гүзәлләре киемендә башкарылган бию өчен жюри ике "5"ле куйса, машина йөртү осталыгы өчен ул ныклы "4"ле алды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханны беренчеләрдән булып биреп чыгучы, машинаны фигуралы йөртү, парковкалауда да иң җитезе, иң остасы итеп Аэлита Галимуллина табылды.

Тыйнак һәм мөлаем Аэлитаны узган елдагы бәйгедән үк танып беләбез. "Алабуга нуры" редакциясе хезмәткәрләре дә аның өчен җан атты, борчылып торды. Тик Аэлита барлык биремне төгәл итеп, ашыкмый башкарды. Ипле итеп машинасын бормалы юлдан алып барды, шартлы "капка"га да туп-туры кертте. Һәм нәтиҗәдә, быелның "Автоледи" титулына нәкъ менә Аэлита лаек булды. Милләттәшебезгә төп приз - мультиварка тапшырылды. Аэлита машинаны дүрт ел йөртә. Узган елда да ул "Автоледи" бәйгесендә катнашып, икенче урын алган иде. Җиңүгә омтылсам да, беренче үк булырмын димәгән идем, ди ул.

- Ике төрле хис кайный хәзер миндә: җиңүемә куанам да, борчылам да. Чөнки хәзер Алабуга данын республика конкурсында яклыйсы булачак. Анда барлык Татарстаннан машина йөртүче хатын-кызлар җыелачак бит, - дип уртаклашты безнең белән Аэлита.

Бу конкурс Алабуганың ЮХИДИ бүлеге, Юл йөрү иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау фонды дирекциясе, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары, "Домашний" һәм "Елабуга" телеканаллары белән берлектә оештырылды.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев