Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халык иминлеген күздә тотып

Үткән җомгада Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министры Морт авылындагы буаны капиталь төзекләндерү эшенең барышын карады.

Әлеге су корылмасы 1987 елда төзелгән һәм башта "8 Март" колхозы кырларын сугару өчен файдаланылган.

− Район башлыгы Геннадий Емельянов булышлыгы аркасында, "2014-2020 елларга ТР су хуҗалыгы комплексын үстерү" прогаммасына керүгә ирештек. Төзекләндерүне узган елда башладык, зур күләмдә эш башкарылды, − ди җирлек башлыгы Фаиз Закиров.

Биредә күмелгән шахта гына булган, хәзер язгы ташу вакытында суны агыза торган җайланма да бар. Гидротехник корылманың җимерек хәлдә булуы халыкка куркыныч белән яный. Һәлакәт очрагында, 300 торак йорт, газ үткәргече, электр линияләре, олы юл су астында калган, һәм аннан килгән зыян күләме 100 миллион сумнан артып киткән булыр иде. Безнең һәм безгә якын районнарда, Киров өлкәсендә яшәүчеләр файдалана торган Морт - Лубян юлы да бозылыр иде.

− Шуңа күрә бу дамба һәм юлны саклау - беренче дәрәҗәдәге бурыч, − ди Фаиз Закиров.

Үзләрендәге сулыкның яңаруыннан авыл кешеләре дә канәгать. Буа алар өчен ял урыны булып санала, суның хәзер шактый чистарганлыгына игътибар итми булмый.

− Кимчелек күрсәгез, Экология министрлыгына хәбәр итегез. Төп контролер - ул халык, − дип мөрәҗәгать итте министр. - Күргәннәрдән без канәгать.

Корылманың бәясе 14 миллион сумнан артык.

Министр шулай ук Колосовка янында Танайка суын чистарту һәм елга тамагын турайту эшләренең торышы белән танышты. Танайка авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров сүзләренә караганда, эшнең 60 проценты үтәлгән.

Быел Танайка елгасында эш тәмамланачак, 164 торак йорт, югары вольтлы, элемтә линияләре, чиркәү, кибетләр, башлангыч мәктәп һәм авыл китапханәсе ташу зонасында урнашкан.

Мондый эшләрне планлаштырганда, иң элек халык иминлеге күздә тотыла. Бу турыда үзенең визиты вакытында Фәрит Абделганиев берничә тапкыр кабатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев