Һәр эшен җиренә җиткергән
Танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр Академиясенең беренче президенты, академик Мансур Хәсәнов исеме дә безнең шәһәр белән бәйле. Яшь чагында Мансур Хәсәнов (1930-2010) Алабугада укыган.
«Ызба-читальня» мөдире
Мансур Хәсән улы 1930 елның 25 июнендә ТАССРның Зәй районы Бигеш (Түбән Аулаш) авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга шәһәренә килеп, Маленков (хәзер Спас) урамында урнашкан китапханә техникумына укырга кергән. Татарстан АССР мәгарифенең Халык комитетына караган китапханә техникумында татар төркемнәре укучылары татарча дәреслекләр белән яхшы тәэмин ителгән булган. Бу уку йортында белем алучылар бөтен республикага таралган.
1948 елда Мансур Хәсәнов техникумны кызыл диплом белән тәмамлаган, шуңа күрә аңа Мәскәүгә юллама биргәннәр. Егетнең китапханә эше буенча укуын алга таба институтта дәвам итү мөмкинлеге булса да, сугыштан соңгы авыр чорда, Хәсәновларның күп балалы гаиләсенә тормышны алып бару кыен булганга, аңа эшкә урнашырга туры килгән. Шул рәвешле, яшь белгеч Поповка дигән авылда ике ел эшләгән. Ул вакытта авылларда ызба-читальня дип йөртелгән урыннар булганлыгы билгеле, Мансур Хәсәнов шундый йорт мөдире булган.
Студент елларыннан ук — җәмәгать эшендә
Уку елларыннан ук акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнгән Мансур Хәсәнов данлыклы Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Актив, җаваплы студентны үз төркемендә комсорг итеп сайлыйлар. Соңрак биредә партия комитеты әгъзасы була, 1951 елда Коммунистлар партиясе сафына кабул иткәннән бирле, ул партия эшен калдырмый.
КДУны Мансур Хәсәнов «бик яхшы» билгеләренә бетергән, укыганда аңа Сталин стипендиясе дә бирелгән. Билгеле инде, зирәк егетне аспирантурага чакыралар. Анда аның фәнни җитәкчесе Хатыйп Усманов була. Мансур Хәсәнов 1937 елда эзәрлекләнү кичергән танылган татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Галимҗан Ибраһимовның әдәби иҗатын тырышып өйрәнә, аның әсәрләрендәге төп фикерне ачыклап, иҗатына зур бәя бирә. Татар әдәбиятында Галимҗан Ибраһимовның сәнгатьле сүз остасы булуын, сәясәттә акыл белән эш итүен, халык язмышы өчен януын белдереп, язучыны яклап чыга.
Мансур Хәсәновның тормышы «Татарстан яшьләре» газетасы белән дә бәйле, 1958-1961 елларда ул бу басманың баш мөхәррире булып эшли. Галимҗан Ибраһимов турында китабы («Галимҗан Ибраһимов (1887-1938): Тарихы һәм иҗатының кыска очеркы») 1960 елда башта рус телендә, 1964 елда татарча бастырыла.
Беренче кандидатлык диссертациясен Мансур Хәсән улы 1961 елда яклый һәм шул ук уку йортында әдәбият укыта башлый. Ун елдан соң, икенче диссертациясен яклауга ирешә.
Танылган галимнәр Латыйф Җәләй, Якуб Агишев, Мирза Мәхмүтов, Ибраһим Нуруллин, Диләрә Тумашеваларның хезмәттәше була Мансур Хәсәнов. Филология фәннәре докторы исемен алганда, аңа 41 яшь кенә була әле, 1974 елда профессор исеме ала.
Әдәбият һәм сәнгать белгече
1976 елда Мансур Хәсәновны СССР Язучылар берлегенә кабул итәләр. Татар халкының мәшһүр әдипләре, алдынгы фикер ияләре иҗатына багышлап, фәнни хезмәтләр яза, аларның эшчәнлеген барлый, бәяли. «Кыйссаи Йосыф» китабы белән дөньяга танылган Кол Галинең, Казан ханлыгы чорында яшәгән Мөхәммәдьяр һәм XX гасырның күренекле шагыйре Габдулла Тукайның, язучылар Гаяз Исхакый һәм Фатих Әмирханның, милли татар театрына нигез салучы Галиәскар Камалның, фәлсәфәче, тарихчы, күпкырлы белем иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең, сәясәтче Садри Максудиның, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең, композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхинның, башка күренекле кешеләрнең милләт тарихына керткән өлешен яктырта. Аның фәнни мәкаләләре татар әдәбияты һәм сәнгате әсәрләренең иҗат ысулларын, үсешен, юнәлешләрен өйрәнү белән әһәмиятле.
Үз вакытында Мансур Хәсәнов КПССның Татарстан өлкә комитетында лектор, мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары, фән һәм мәктәпләр секторы мөдире, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире була. 1971-1992 елларда, кыен мәсьәләләрне тиз хәл итүче, эшне яхшы оештыручы буларак, Татарстан АССР Министрлар советы рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазифаларын башкара. Мансур Хәсәнов ТАССРда фән, мәдәният, мәгариф үсешен кайгырта. Гомумән, нинди генә эш тапшырмасыннар, җиренә җиткерә. Хезмәт сөючән, кешеләргә ихтирамлы булуы белән дә аерылып торган ул.
Академия һәм аның беренче президенты
1991 елның 30 сентябрендә, республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән Татарстанда Фәннәр академиясенә нигез салына. 90нчы еллар безнең өчен бик авыр чор булса да, республикада фәнне үстерүне кайгырталар. Мансур Хәсәновны 1992 елда академиянең беренче президенты итеп сайлыйлар. 2006 елның мартына кадәр ул шушы вазифаны башкара һәм эш дәверендә галимнәр алдында зур абруйга ия була. Галим кешеләрне дә, эшен дә яхшы белә.
Татарстан Фәннәр академиясе республикабызда яшәүче халыкларның гына түгел, бөтен Үзәк Евразиягә таралып яшәүче татар халкының да күп гасырлар буе тупланган тарихи-мәдәни мирасын фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә, яңа фәнни юнәлешләрдә эш башлана. 1994 елда Татар энциклопедиясе институты, тагын ике елдан Тарих институты ачыла.
1999 елның көзендә «Татар энциклопедик сүзлеге» дөнья күрде. Ул Лондонда 30 мең данә тираж белән басылып чыкты. Тагын өч елдан «Татар энциклопедик сүзлеге» татар телендә дә басылды. Бу Татарстаннан читтә дә зур вакыйга булды. Хезмәткә Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Саранск, Чабаксар, Киев, Минск, Кишинев энциклопедиячеләре югары бәя бирде. Нәтиҗәдә, алты томлык "Татар энциклопедиясе«ндә 20628 мәкалә басылып чыкты. Анда Татарстанның тарихы, социаль-мәдәни, иҗтимагый-сәяси тормышы һәм икътисады, шулай ук республикадан читтә татарлар тупланып яши торган төбәкләрнең тарихыннан фәнни гыйлемнәр берләштерелгән.
Мансур Хәсәнов җитәкчелек иткән вакытта, Татар энциклопедиясе институты Россия Федерациясенең алдынгы фәнни оешмаларының берсенә әйләнде. «Татар энциклопедиясе» татар халкының һәм Татарстанда яшәүче башка халыкларның үзенчәлекле матди һәм рухи мәдәнияте турында мәгълүматны бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерү мөмкинлеге бирде. Татарчасы басылуның ана телендә фәнни терминнарны торгызуда аеруча мөһимлеген әйтеп бетергесез.
Уку йортлары белән бәйләнеш
Мансур Хәсәнов Татарстанның гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары мәктәбе, республиканың китапханә, музейлар, кино прокаты челтәре үсешенә зур өлеш кертте. Аның турыдан-туры катнашында Чаллыда, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә республикада медицина, педагогия, музыка училищелары, Казан мәдәният институты (Казан мәдәният һәм сәнгать университеты), Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы (Казан энергетика университеты), Волгоград физик культура һәм спорт институтының Казан филиалы (Чаллы шәһәрендә Кама физик культура, спорт һәм туризм академиясе), Габдулла Тукай музее (Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында 1971 елда, Казанда 1986 елда һ.б.) ачылды, Александр Бутлеровка (1978), Мулланур Вахитовка (1985), Казан губернасының һәм ТАССРның кайбер танылган эшлеклеләренә һәйкәлләр куелды.
Татар энциклопедиясе институты, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кебек академик институтлар һәм үзәкләр системасын булдыруда, республика күләмендә тарихи әһәмияткә ия булган карарлар кабул ителүдә Мансур Хәсәновның роле зур. Мансур Хәсән улы — Казанның тарихи үсешенә зур өлеш керткән кеше. Ул татар әдәбияты, әдәбият гыйлеменең методология проблемалары, татар иҗтимагый фикере тарихы өлкәләрендә фәнни хезмәтләр язды. Мансур Хәсәнов — биш монография һәм 300гә якын фәнни мәкалә авторы, бу хезмәтләре Россиядә, АКШ, Бөекбритания, Төркиядә татар, рус, инглиз, төрек һәм башка телләрдә басылып чыкты.
Мансур Хәсәнов урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы да. Галимҗан Ибраһимовның (1-8 томнар, 1974-1987), Фатих Әмирханның (1-4 томнар, 1984-1986), Габдулла Тукайның (1-5 томнар, 1985-1986) әсәрләр җыентыкларын, «Татар әдәбияты тарихы» томнарын (1-6 томнар, 1984-1989) һәм башкаларны әзерләп чыгарган редакция коллегиясенең рәисе дә.
Хезмәт казанышлары
2000 елда Мансур Хәсән улы Хәсәновның 70 яше уңаеннан узган тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, галимнең эшенә югары бәя биреп: «Узып баручы гасырда Татарстанның тарихына зур йогынты ясаган кешеләр рәтендә иң беренчеләрдән булып зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, оештыручы Мансур Хәсән улы Хәсәнов исеме торыр, минем моңа бер тамчы шигем юк!» — дигән иде.
2005 елда "Татар энциклопедия сүзлеге«нең рус телендә (1999) һәм татар телендә (2002) булдыруга аерым бер өлеш керткәне өчен Мансур Хәсәнов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булды. Аңа ике тапкыр «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бирелгән, ул — «Халыклар дуслыгы» һәм «Мактау билгесе» орденнары һәм башка бүләкләр, күпсанлы медальләр, «Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы», «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемнәр иясе, Кол Гали исемендәге халыкара премия белән дә бүләкләнгән.
Мансур Хәсәнов 2010 елның 13 мартында вафат, Казанда җирләнгән. Хезмәт сөючән, тирән белемле, алдынгы карашлы, кешелекле булуы белән ул зур хөрмәт казанды. Истәлекләрдән күренгәнчә, галим һәр эшне җиренә җиткереп башкарган, ярдәмчел һәм югары әхлаклы кеше булган.
2015 елда, галимнең улы Булат Хәсәнов төзегән истәлекләр китабы Мансур Хәсәновның 85 еллыгына басылып чыкты.
Быел Татарстан Академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырышта чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республикабыздагы күп милләтле халыкларның мәдәни мирасын саклап калуга академиянең керткән өлешен билгеләп үтте. Татарстанда бүген 13 мең галим эшли, РФ субъектлары арасында фәнни технологияләр үсеше буенча безнең республика алда бара. Милли рейтингта — бишенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев