Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызлар өчен бәйрәм

Шәһәр җитәкчелеге Алабуга хатын-кызларын 8 март белән котлады.

6 мартта шәһәр мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган шәһәркүләм чара узды. Гүзәл затларны район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән башлыкның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина тәбрикләде. "Сезгә матур һәм күңелле бәйрәм телим. Һәрвакыт гүзәл, ихлас, киң күңелле булып калыгыз. Янәшәгездә ныклы терәк булган ирләрегез булсын, һәр көнегезне балалар елмаюы яктыртсын!", - диде ул.

Тантананың төп геройлары - "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә катнашучылар. Гүзәл затлар - "Өченче яшь героинясы", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр. Алар тамашачыга үзләренә җиңү китергән фестиваль номерларын күрсәтте.

"Өченче яшь героинясы" номинациясендә Надежда Мешкова чыгыш ясады. Наталья Галимуллина "Хатын-кыз - ел үрнәге" исеменә лаек булды.

"Нечкәбил" VIII Республика бәйгесенең ярымфиналы җиңүчесе Диләрә Мироваева чыгышы дәртле җырлары, күңелле биюләре, җылы гаилә атмосферасы белән күңелгә кереп калды.

"2012 ел хатын-кызы" бәйгесенең "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Юлия Климченко чыгыш ясады. Юлия - ике малай үстерә. Моннан тыш, "Игелеклелек планетасы" региональ җәмгыяви оешмасында шөгыльләнүче йөзгә якын малай һәм кыз да аның карамагында. Биредә ул педагог-оештыручы, оешма рәисе урынбасары булып эшли, җирле газеталарның берсендә мәкаләләре дә еш басылып тора.

Маһирә Зәйнетдинова ("Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе"), Наталья Селиванова ("Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе") һәм Альфира Әкбәрованың ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият") чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Бәйрәм балаларның күңелле җырлары, самими шигырьләре һәм язгы тамчылар тамуын хәтерләткән шаян биюләре белән дәвам итте.

Р.Нуриева

Е.Смирнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев