Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт сөю – уңыш нигезе

Алабуга муниципаль район Советының 3 чакырылыш XIX сессиясе булып узды.

Анда ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Фәрид Абделганиев, Татарстанның икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин, депутатлар катнашты.

Район башлыгы Геннадий Емельянов хисап чыгышында үткән елда килеп чыккан үзгәрешләр турында сөйләде һәм хакимиятнең халык белән бергә чишәсе мәсьәләләрен билгеләде. Ел нәтиҗәләре буенча, район социаль-икади үсеш буенча 45 муниципаль берәмлек арасында 14нче урыннан 9нчыга күтәрелгән.

- Ел ахырына икътисадның гамәли секторында үсеш бераз артты. Сәнәгать җитештерүенең индексы 115,4 процентка җитте. Уңай үсешле предприятиеләр саны күбәйде. Зыянга эшли торганнарыны 46 процентка кадәр кимеде, - дип белдерде район башлыгы. Гомуми инвестицияләр күләменең 40 проценты "Алабуга" икътисади зонасы өлешенә туры килгәнгә, бер кешегә исәпләнгән инвестиция күләме буенча район бишенче урында. Җан башына испләнгән әзер продукция күләменә килгәндә, безнең район өченче урын алып тора. Моннан тыш, икътисад үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә үз өлешен кертә. Аларның әйләнеше үткән ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка үсте 30 миллиард сум тәшкил иткән. Ел йомгаклары буенча кече һәм урта эшмәкәрлектәге тулаем продукт өлеше 33 процент дәрәҗәсендә.

Республика буенча алдагы 10 елга икътисад үсешенең нигезе итеп Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры билгеләнгән. Аның үсеш концепциясенә Алабуга белән бәйле тагын ике проект кергән - бу су белән тәэмин итү һәм суүткәрү корылмаларын торгызу һәм үзгәртеп кору, Чулман ярын һәм Тойма тамагын ныгытуның икенче чиратын төзү.
Соңгы елларда районда халык саны да арта. Авылларга махсус игътибар бирелә, соңгы 5 ел эчендә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Биредә 28 сәламәтлекне саклау объекты, 10 клуб, 6 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение салынган һәм төзекләндерелгән, күпфункцияле үзәкләр, спорткомплекслар һәм спорт мәйданчыклары булдырылган.
2016 ел ахырында гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча ике йорт сафка бастырылган. Ел буена барлыгы 55,4 мең квадрат метр торак мәйданы төзелеп тапшырылган. Юллар төзекләндерелә, социаль объектлар төзелә, тузган челтәрләрне алыштыру эше дәвам итә.
Үткән елда район бюджетына 2,3 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.

- Алабуга районында күп балалы гаиләләргә җир бирү программасы уңышлы эшләп килә. Барлыгы 976 кишәрлек оешкан, шуларның 197се - 2016 елда. Алексей Валерьевич, без күп балалы гаиләләр микрорайонында инженерлык челтәрләрен төзү мәсьәләсен инде берничә тапкыр кузгаткан идек. Төзелеш өчен бүленгән җир урынының зурлыгы 300 гектардан артып китә. Андый мәуданда төзелешне финанслау муниципаль бюджет хәленнән килми. Бу сорау башка районнар тарафыннан да күтәреләдер, дип уйлыйм, шуңа күрә бу уңайдан республика программасын кабул итү мөмкинлеген карауларын үтенәм, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошинга.

Авыл хуҗалыгы буенча ел нәтиҗәләре шуны күрсәтә: район 18нче урыннан 13нчегә күтәрелгән; һәр сыердан савылган сөт күләме буенча 7нче урынны билибез. Мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча район өченче урында.

Геннадий Емельянов билгеләп үткәнчә, лизинг-грант һәм субсидия алу программаларында катнашырга, шәхси хуҗалыкларны үстерергә кирәк. Эшсезлек проблемасы, шәһәр тирәлеген төзекләндерү, сәламәтлекне саклау өлкәсен медицина җиһазлары белән тәэмин итү һәм белгечләрне җәлеп итү - болар җирле хакимият алдында торган мәсьәләләрнең кайберләре генә. Район башлыгы кышын юлларның кардан чистартылмавыннан зарланучыларның күп булуын да әйтеп үтте һәм җаваплыларны эш ысулларын алыштырырга чакырды.

Иске Юраш авыл җирлеге депутаты Илсур Гыйззәтуллин башкала кунаклары алдында берничә бурыч куйды. Моңа үзара салым җыюда катнашмаучы авыл кешеләренә карата законлы чаралар буенча карар кабул итү, салым түләү вакытын чигерү, урамдагы диодлы яктырткычларның сыйфатын яхшырту керә. Олы Елово авыл җирлеге депутаты Фәнис Низаметдинов социаль инфраструктураны үстерү буенча инновацияле шәһәр булдыру проектын яклауны сорап, депутатлар корпусы исеменнән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, андый проект тиз үскән МИЗ өчен, көндәшлеккә сәләтле кадрларны әзерләүдә ярдәм итәр. Татарстанның икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева эшмәкәрләрне махсус дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды. Алабуга федераль ярдәм алу аркасында башка районнардан аерылып тора, һәм ул моношәһәрләр исемлегенә керә.

ТР премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин чыгышында 2016 елдагы эшләр буенча республика күрсәткечләрен әйтеп узды. Алабуга турында сөйләгәндә, районны төбәкнең икътисади үсешен әйдәп баручыларның берсе буларак билгеләп үтте. Шуның белән беррәттән, Алабуга - тарихи музейлар һәм туристлык үзәге буларак, республика башкаласыннан кала, икенче шәһәр булып тора. Чыгыш ясаучы раонның, гомумән, бер ел эҗчендә күрсәткечләр рейтингының берьюлы биш пункты буенча күтәрелүен югары бәяләде. Алексей Песошин шәһәр җитәкчелегенә, депутатларга, авыл җирлеге башлыкларына республиканың выразил благодарность руководству города, депутатам, главам сельских поселений за весомый вклад в социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде:

- Сезнең хезмәт сөючәнлегегез уңыш нигезе булып тора, рәхмәт сезгә!

Үткән елда:

• Илмәт һәм Олы Армалы авылларында ФАП төзелде;
• Костенеевода мәдәният йорты үзгәртеп корылды, анда мәктәп урнашты. Янкормада уку бүлмәләре, остаханәләр, ашханә һәм 20 урынга исәпләнгән балалар бакчасы;
• Колосовкада спорт мәйданчыгы төзелде;
• "Авыл җирләрен тотрыклы үстерү" федераль программасы буенча Танайка, Олы Качка, Олы Шүрнәк авылларында 6 йорт төзү өчен акча бүлеп бирелде;
• "Авыл клублары төзү" муниципаль программа буенча Котловкада күпфункцияле үзәк һәм Малореченскида авыл клубы төзелде, программа бишенче ел тормышка ашырыла;
• гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча Комсомол паркы районында ике йорт сафка басты. Яңа фатир ачкычларын 120 гаилә алды. Әлеге программа буенча быел тагын ике йорт төзеләчәк. 2016 елда Алабуга районында барлыгы 55,4 мең квадрат метр торак йорт төзелгән;
• Алабугада модуль-блоклы ветеринар пункты төзелде;
• капитально отремонтированы школа 1нче мәктәп һәм "Урман әкияте" балаларны сәламәтләндерү лагере капиталь төзекләндерелде;
• отремонтировано более 29 километрдан артык юл төзекләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев