Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хыял дөньясы – Дубай

Алабугалы Айгөл Хәсәнова Берләшкән Гарәп Әмирлеге башкаласы булган Дубай шәһәренә сәяхәткә барып кайтты. Дубайдан алып кайткан хис-тойгылары турында Айгөл безгә дә сөйләде.

- Иң беренче сәяхәтеңне хәтерлисеңме? Кайда һәм ничек булды ул?

- Беренче сәяхәтем Мисырга булды. Рәсәй курортлары безнең өчен кызык түгел, ә чит илләрне күрергә теләк бик зур иде ул вакытта. Максатыбыз - нәкъ менә чит илгә бару иде. Ә быел сәяхәт урыны итеп Дубайны сайладык.

- Алабугалыларның Төркия, Мисырда булганы я, һич булмаса, бу илләрдәге ял итү үзенчәлекләре турында ишеткәне бар. Безнең укучыларыбызны сезнең Дубайга сәяхәтегез күбрәк кызыксындырыр дип уйлыйм. Ни өчен сез Дубайга сәяхәт итәргә булдыгыз?

- Безгә (миңа һәм тормыш иптәшемә) Дубайга барырга турагенство хезмәткәрләре тәкъдим итте. Ә без каршы килмәдек.

- Дубай - дөньяның иң кыйммәт курортларының берсе санала. Бәяләре "тешләмиме"?

- Әйе шул. Мин үзем дә Дубайга берничә елдан соң гына бара алырбыз дип уйлаган идем. Тик юллама бәяләре без уйлаганча ук кыйммәт булмады. Киңәшләшкәннән соң без барырга булдык һәм Дубайда 2 йолдызлы кунакханәгә урнаштык.

- Чит илгә сәяхәткә баруыгызның максаты нинди?

- Яңаны күрәсебез, башка ил, аның көнкүреше, мәдәнияте белән танышасыбыз килә. Ә иң мөһиме - сәяхәттә җаның-тәнең белән ял итеп кайтасың. Чөнки монда сине беркем дә эш буенча яки юк-бар белән борчып шылтыратмый. Шулай ук мине чит ил кешеләренең яшәүләре, киенү рәвешләре, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре кызыксындыра.

- "Дөньяны танып, без үзебез дә үзгәрәбез", дип әйтәләр. Сәяхәттән соң үзеңдә үзгәрешләр сизәсеңме?

- Әйе, сизәм. Кайбер әйберләргә, вакыйгаларга башкача карый башладым кебек. Аз гына булса да чит ил кешеләренә охшаш буласым килә. Минемчә, алар игелекле, башкаларга карата ихтирамлы һәм ярдәмчел. Мәсәлән, бездә һәм чит ил кабул итү бүлмәсендә (ресепшен) хезмәт күрсәтүне чагыштырырлык та түгел. Безгә омтылыр үрләр бар әле. Бу - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә, үз-үзеңне тотышка да кагыла.

- Чит илдә буш вакытыңны ничек үткәрәсең? Бассейн янында ятасыңмы яки актив ял итүне артыграк күрәсеңме?

- Әлбәттә, актив ял итү күбрәк ошый. Кунакханәгә төнге сәгать бердә генә арып-талып кайтып егылсак та, икенче көнне иртәнге 7 сәгатьтә үк иртәнге ашны ашап, тагын шәһәргә чыгып китә идек. Һәр яңа илдә без аквапаркка барып кайттык - бу инде безнең кечкенә генә традициягә әверелде. Бассейнда гына ятырга яратмыйбыз, мөмкинлек чыгу белән экскурсиягә чыгарга тырышабыз.

- Дубайда сине нәрсә гаҗәпләндерде?

- Дубай - ул 40 ел эчендә чүлдә төзелгән, яшь һәм искиткеч шәһәр. Дубайны беренче күрүдә үз күзләреңә ышанмыйсың, ә Дубайда булып кайтканнан соң инде бернигә дә гаҗәпләнмисең. Болытларга ук үтеп кергән биналар, меңләгән җырлый һәм бии торган фонтаннар! Безгә бу шәһәрне 100 елдан соң да куып җитү мөмкин түгел. Бик шәп, матур, башка сыймаслык ил! Минемчә, дәүләт башлыгы бу оҗмахны төзегәндә иң элек үз халкы турында уйлагандыр. Дубайда җир өсте һәм җир асты метролары бар. Ни кызык, метро белән кеше түгел, ә компьютер идарә итә. Дубай турында мин төн җиткәнче сөйли алам, кыскасы, Дубай ул - әкияти шәһәр.

- Дубай - төзелеш буенча дөньяда иң алга киткән шәһәр санала. Дубайның иң зур могҗизасы дип нәрсәне атар идең?

- Һичшиксез, ул планетаның иң биек "Бурдж-Әл-Хәлифә" небоскребы. Әлеге бина 162 катлы, аның биеклеге бер километрга якын. Лифтның тизлеге - сәгатенә 65 километр, димәк бер минут эчендә сез дөньяның иң биек бинасының 124 нче катында буласыз. Бинаның бу катында күзәтү мәйданчыгы урнашкан. Бу күзәтү мәйданчыгыннан бөтен шәһәр уч төбендә кебек тоела. Шунысын әйтергә кирәк, Дубайда небоскреблар бик күп, ләкин алар бер-берсеннән бик нык аерыла.

- Дубайдан берәр гадәти булмаган әйбер алып кайттыңмы?

- Илнең символын сурәтләгән төрле статуэткалардан тыш без айфонның 5 нче моделен алып кайттык. Анысы да үземә түгел, дуслар заказ биргән иде. Рәсәйдә телефонның бу моделе әлегә сатылмый.

- Киләчәктә кая барыр идең?

- Минем хыялларым әйтеп бетергесез, шуңа күрә аларның берничәсен генә әйтәм: Греция, Испания, Мальдив утраулары.

- Гадәттә безнең кунакларыбыз укучыларыбызга берәр киңәш бирә я теләк тели. Син нәрсә теләр идең?

- Дубайдан кайткач мин үземне әкияттә булып кайткан сыман хис итәм. Шуңа күрә барлык кешеләргә дә соры көнкүрештән качып сәяхәткә барып кайтырга киңәш итәм. Хыялларны тормышка ашырырга кирәк.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Айгөл. Синең дә барлык теләкләрең кабул булсын.

Рузилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев