Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Җиңү көне белән” конкурсы тәмам

Амелина дулкынландыргыч сөйләме белән жюрины таң калдырды.

24нче балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Амелина Белова 32нче балалар бакчасында узган “Бу көннәрнең даны тынмас” яшь шигырь укучыларның төбәк бәйгесе финалында үз номинациясендә җиңүче булган иде.

Амелина дулкынландыргыч сөйләме белән жюрины таң калдырды.  Ул әбисенең әтисе Мөбәракша Хәсәновның портретын тотып чыгыш ясады. Шигырьне балалар бакчасында логопед булып эшләүче Елена Сәләхетдинова язган. Мөбәракша Хәсәнов Алабуга районының Дөм-Дөм авылыннан. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән булган, аның күп санлы медальләре истәлеккә калган.
Амелина бабасы турында шигырь белән Яр Чаллыда үткән “Җиңү көне белән” республика конкурсында да беренче урын яулап кайтты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев