Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң матур биналарның берсе булачак”

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллите директоры Әлфирә Әкбәрова тулай торак турында нәкъ менә шулай ди. Аны төзекләндерү белән шөгыльләнүче төзүчеләрнең дә фикере шундый.

Әйтергә кирәк, корылма эчтән дә, тыштан да нык үзгәргән.

80нче елларда салынганга, бина күптәннән капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Республика Президенты Алабугага килгән вакытта, шәһәр һәм уку йорты җитәкчелеге аның бу эшкә чаралар бүлеп бирүдә булышуын сорады. Рөстәм Миңнеханов ризалыгы белән тулай торакны төзекләндерүгә 80 миллион сумга якын акча бүленде.

− Бүгенгә бинаның сул канаты тулысынча әзер, җиһаз җыелган, аш бүлмәсендә плитәләр урнаштырасы гына калды. Ул тапшырырлык, − ди мастер Николай Игнатьев.

Ә менә уң як өлешендә эш җитәрлек әле. Хәзергә анда иске тәрәзәләр алынып, яңалары куела, буяу һэм электр-монтажлау бара. Сентябрьгә эшне тәмамларга ниятлиләр. Иң мөһиме - финанслауда һәм төзелеш материалларын китерүдә өзеклек булмасын.

Ишегалды ягыннан фасадны бизиләр, урам яктан инде эше беткән. Бинаны җылы керамогранит белән тышлыйлар, шуңа күрә ул матур да, җылы да булачак.

− Башта фасадны бүтәнчә ясарга тәкъдим иткәннәр иде, икенче төрле чимал каралган иде, әмма ахыргы варианттан барысы да канәгать калды, − ди Николай Игнатьев.

Тулай торак түбәсен тулысынча яңартканнар, инженерлык челтәрләре, җиһазлар алыштырылган. Бинаның һәр катында сигезәр душ бүлмәсе куелачак. Николай Игнатьев сүзләренә караганда, тулай торакка алдагы 30-40 ел эчендә капремонт кирәк булмас.

− Һәр бүлмә икешәр кешегә исәпләнгән, студентлар өчен бу психологик яктан да, гигиена ягыннан да бик яхшы. Элек дүртәр яшиләр иде. Урыннар читтән торып укучылар өчен дә җитәрлек, аларга хәзер сессия вакытына фатир эзләргә кирәк булмаячак. Тулай торакта барлыгы 350 кеше урнаша ала, − дип сөйли Әлфирә Әкбәрова.

Шул рәвешле, яңа уку елында көллият укучылары яңартылган тулай торакка ирешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев