Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң мөһиме – гомерне саклау”

Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне алдыннан Алабуга ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев журналистлар белән аралашты. Очрашу барышында мөһим сораулар яңгырады һәм кайбер нәтиҗәләр ясалды.

Статистика күрсәтүенчә, быел ун айда безнең районда 112 авария булган, аларда 10 кешенең гомере өзелгән.  

− Җәялүләрне бәрдерүләре куркыныч. Быел шундый очракларның өчесе үлем белән тәмамланды, − дип билгеләп үтте Илназ Вәлиев.

Районда быел җәяүлеләр тапталуның 28 очрагы теркәлгән. Ешрак алар түлекнең караңгы вакытында килеп чыга.

− Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә без юл иминлеген тәэмин итү буенча кайсы урыннарда чараларны көчәйтергә кирәген ачыклыйбыз. Аның нәтиҗәләре буенча, ел ахырына кадәр Әйләнеч шоссе урамы тулысынча яктыртылачак. Швалев урамы яктыртылган инде, − дип сөйләде ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Әйләнеч шосседагы 35нче йорт янында урнашкан җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу юлын Илназ Вәлиев шәһәрдә юл фаҗигасы иң күп булган урыннарның берсе дип атады – быел биредә ике җәяүле һәлак булды. Югыйсә биредә ясалма тигезсезлекләр дә куелган. Әйтергә кирәк, быел “ятып тора торган полицейский”лар урнаштыру эше актив барды. Тагын берсен 3нче урта мәктәп каршында куярга җыеналар – анда өч бала тәгәрмәч астына эләкте.  

Кечкенә пассажирлар иминлегенә килгәндә, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны машинада куркынычсыз йөртүнең бүгенгә җитди мәсьәлә булып калуын белдерә.

− Балалар еш кына аларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре үтәлмәү аркасында җәрәхәт ала. 12 июльдән үз көченә кергән Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел  автомобильнең арткы утыргычында балаларны тотып торышлы җайланмадан башка йөртергә мөмкин. Шулай да инспекция хезмәткәрләре, 7 яшьтән соң да балаларны тотып торышлы җайланма белән йөртергә киңәш итә, − ди Илназ Вәлиев.

Балалар иминлеге хакына аларның киемендә яктылыккайтарткыч элементлар булдыру турында да кайгыртырга кирәк. ЮХИДИ бу юнәлештә мәгариф оешмалары белән берлектә эшли – төрле чаралар барышында кечкенә җәяүлеләргә яктылыккайтарткыч билгеләр, беләзекләр таратыла. 2015 елдан башлап, торак пункттан ерак урында вакытта җәяүленең андый билгеләре булмаса, аңа 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

− Яктылыккайтарткычлар булганда, юлда җәяүлеләрне таптату куркынычы 60 процентка кими, шуңа күрә бу эш дәвам итәргә тиеш. Трассада кисәтәчәкбез, шәһәрдә үгетләячәкбез. Иң мөһиме – гомерне саклау, − ди ышаныч белән районның баш автоинспекторы.

Бүген автомобильләрне кую мәсьәләсе дә әһәмияткә ия. Алабуга районында 33560 берәмлек автотранспорт теркәлгән, ягъни һәр өченче кешенең диярлек автомобиле бар. Транспорт ияләренең күбесе машинасын йорт ишегалдында калдыра, кайберәүләр үзәк урам кырына куя.

− Без тиешле билгеләр урнаштырабыз, тәртип бозучыларның автомобильләрен махсус урынга алып китәбез. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында машина кую кыенлык китереп чыгара. Баласын бакчага алып килүчеләр, машиналары белән бөтен җирне тутырып, җәяүлеләргә урын калдырмый. Тыя торган билге куеп булмый, чөнки бакча һәм мәктәпләргә юл йорт ишегалларыннан үтә.Уйлавымча, кешеләргә бер-берсенә ихтирамлырак булырга кирәк, − дип йомгаклады Илназ Вәлиев.

2017 елның 10 аенда юлларда:

Россия буенча

116 149 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан

12 795 кеше һәлак булган

155 467 кеше җәрәхәтләнгән

Татарстанда

3817 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан

361 кеше һәлак булган

4 651 кеше җәрәхәтләнгән

Алабуга районында

112 (2016 елда – 83) юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан

10 (2016 елда – 8) кеше һәлак булган

150 (2016 елда – 125) кеше җәрәхәтләнгән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев