Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иң мөһиме – мәсьәлә хәл ителсен

Алабугада "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Аны әлеге партия рәисе Дмитрий Медведевнең төбәк җәмәгать кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының иҗтимагый сәясәт Комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева алып барды.

Анда "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Соколова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов, райбашкарма комитеты җитәкчесенең капиталь төзелеш буенча урынбасары Шәфкать Саффаров, Адвокатлар Коллегиясе адвокаты Андрей Гурьев катнашты.

Депутатка 5 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары социаль иминиятләштерү фонды, суд юрисдикциясе, ТКХ һәм торак белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Мәсәлән, Маннур Зиннуров торак проблемасын хәл итәргә тели.

- 2010 елда аның хатынының кызы, ире белән бергә, өлкән яшьтәге бу ир-атны фатирсыз калдырган, - ди алдау очрагын фаш итеп, партиянең җирле җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Наталья Сыромятникова.

Икенче бер ир-ат колак аппараты алуда ярдәм сорый. Сәламәтлеге чикләнгән бала тәрбияләүче хатын-кызлар торак мәсьәләсен чишү өчен күмәк мөрәҗәгать белән килгән.

Депутат һәрберсен җентекләп тыңлады.

- Мондый күчмә кабул итүләр "авырткан җир"ләрне ачыкларга мөмкинлек бирә, алар беренче чиратта хәл ителергә тиеш, һәм бу эштә без барлык ресурслардан тулы күләмдә файдаланырга тиешбез, - диде Татьяна Воропаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев