Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Иң яхшы табиб-2017” – невролог

Алабугада узган атна шәһәр мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара белән тәмамланды.

Залга көн дими, төн дими кеше сәламәтлеге һәм гомере сагында торучы намуслы һәм җаваплы һөнәр вәкилләре җыелган иде. Шушы тармак ветераннары, тәҗрибәле табиблар һәм яшь белгечләр җылы бәйрәм атмосферасында котлаулар кабул иттеләр.

Алабуга медицина хезмәткәрләрен Геннадий Емельянов исеменнән аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина котлады:

- Бу бәйрәм - авыр минутларга безгә ярдәмгә килүче барыгызга да рәхмәт сүзләре әйтер өчен искиткеч мөмкинлек. Сез кешене гомере буена озатып барасыз. Мин сезгә сабырлык телим, авыр вакытларда сез коткарган гомерләр, кешеләрнең кире кайтарылган сәламәтлекләре сезгә якты йолдыз булсын. Һәркайсыгызга сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга һәр нәрсәдә уңышлар теләп калам. Ветераннарыбызга зур рәхмәт, без сезне хәтерлибез һәм хезмәтегез өчен рәхмәтлебез.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов хезмәттәшләренә беренче чиратта сәламәтлек теләде һәм табибларның еш кына башкалар сәламәтлеге турында кайгыртып, үзләренеке хакында онытып җибәрүләрен әйтеп үтте.

Традиция буенча бәйрәм көнендә Алабуга районының иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр - аларга район башлыгының мактаулы грамота һәм рәхмәт хатларын, ТР һәм РФ сәламәтлекне саклау Министрлыгының мактаулы грамоталарын, республика сәламәтлекне саклау Министрлыгының рәхмәтләрен тапшырдылар.

Чара азагында "Иң яхшы табиб-2017" исеменә лаек булган докторның исеме билгеле булды. Май аеннан бирле Алабуга район хастаханәсенең рәсми сайтында интернет аша тавыш бирү узды, шуның нәтиҗәләре буенча халык табибының исеме билгеле булды. Тавыш бирүдә меңнән артык кеше катнашты. Конвертны ачып, җиңүченең исемен игълан итү хокукы "Иң яхшы табиб-2016" исеменә лаек булучы балалар табибы Зимфира Матуринага бирелде. Быел 180 дәгъвачы арасыннан иң күп тавышны 30 еллык стажы булган табиб-невролог Гасан Әхмәтов җыйды.

Тармак ветераннарына аерым игътибар бирелде. Аларга яшь буын медицина хезмәткәрләре рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Ел саен Медицина хезмәткәрләре көненә 35 яшькә кадәрге яшь хезмәткәрләргә район башлыгының исемле стипендияләре бирелә. Быел аларга 5 белгеч лаек булды.

Соңгы елларда безнең районда медицина өлкәсендә күп уңай үзгәрешләр булганын билгеләп үтәргә кирәк. Республика ярдәме белән дәвалау-профилактика учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү буенча эшләр башкарыла, аларның саны район хастаханәләрен, ФАПларны кушып, 30 тирәсе. 2016 елда "Татарстан Республикасы халкына беренче ярдәм күрсәтүне камилләштерү" программасы буенча М.Горький урамында врачлар амбулаториясенең модульле бинасы төзелгән иде. Г.Тукай урамы буенча җирле бюджет исәбенә төзелгән шундый ук бина быел кулланылышка тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев