Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялгыз пенсионер өчен яңа йорт яки Ят кеше — туганнардан якын булганда

Мурзиха авылы фельдшеры өлкән яшьтәге әбине тәрбиягә алган.

Бәләкәй генә җыйнак әби эскәмиядә утыра — Мурзиха авылындагы Анна Каракулованы беренче тапкыр шулай күрдем. Менә берничә ел инде ул мондагы фельдшер Татьяна Гаранина өендә яши.

Медицина хезмәткәренең уңайлы йортында аның үз бүлмәсе, анда аңа кирәкле бар нәрсә дә бар — карават, өстәл, урындыклар, комод, телевизор. Бирегә бу әби ничек килеп эләккән соң?

Анна Филипповна — Мурзихада туып үскән. Картайган көнендә ул бөтенләй ялгыз калган, янәшәсендә сөйләшерлек тә беркем дә булмаган, әле бит аңа булышырга да кирәк. Бердәнбер кызы Германиядә яши, аның киткәненә берничә дистә ел. Нәкъ менә кызы Татьяна Максимовнадан әнисен карап торуын сораган да инде. Авылдашы баштарак ризалашмаган, чөнки фельдшер хезмәте аның бөтен вакытын һәм көчен ала. Җирлектә өлкән яшьтәгеләр күп, һәммәсенә игътибар, ярдәм кирәк. Вакыт үтә тора, ә ялгыз әбине караучы табылмый. Нишләргә соң?

− Берничә ел без ирем белән Анна Филипповна янына көн саен йөрдек, караштырдык, ләкин бер елны кышын, аның иске йортында нык салкын булды, һәм без аңа безгә күченергә тәкъдим иттек. Шуннан бирле бездә калды, − ди Татьяна Максимовна.

Әбигә аерым бүлмә бүлеп биргәннәр, аңа уңайлы булсынга, өй эчендә душ һәм бәдрәф ясаганнар, аны игътибарлап, яратып торалар. Гараниннарның балалары һәм оныклары да әбине чит итмәгән, үзләренеке кебек күргәннәр. Ул чынлап та аларга туган кебек инде — 2022 ел башында бу гаилә «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектында катнашып, рәсми статусын теркәде.

Хәзер Татьяна Максимовна һәм Анна Филипповна икесе генә яши, былтыр гаилә башлыгы вафат булган. Алар бер-берсенең күңелен күреп торалар. Әлбәттә, барысы да шома гына бармый. Тәрбиядәге әбинең яше дә олы, билгеле бер авырулары да бар, шуңа да Татьяна Гаранинага кайчагында нык түземлелек күрсәтергә туры килә.

− Күпме ел бергә, ул минем үз кешемә әйләнде, хәзер аның өчен җаваплылык тоям, − ди ул.

Бергәләп хуҗалыкны да алып баралар. Быел бакча тутырып яшелчә үстергәннәр, яхшы гына уңыш алганнар. Анна Каракулова су сибәргә булышкан, һәм билгеле, үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

− Без яхшы торабыз. Татьяна мине искиткеч яхшы карый, рәнҗетми, − ди әби.

Анна Филипповнаның кызы да әнисен онытмый. Булдыра алганда, ел саен берничә атнага әнисе янына кайтып китә, калган вакытта көн саен телефоннан аралашып, берәр сәгать сөйләшеп тора.

Әйтергә кирәк, бу гаилә безнең районда шундый бердәнбер, ялгыз кешене үзенә алучылар бүтән юк. Теләге булган һәркем моны эшли ала, аерым бер таләпләргә туры килү кирәк:
— ике якның да ризалыгы булу;
— кабул итүче гаиләдәге балигъ булган һәр кешенең ризалыгы;
— торак мәйданының җитәрлек булуы;
— гаиләнең матди тәэмин ителеше яшәү минимумыннан ким булмаган дәрәҗә;
— гаиләдәге кешеләрнең озакка сузылган авырулары (яман шешләр һәм яман шеш авыруларының катлаулануы) һәм зарарлы бәйлелеге булмау;
— тәрбиягә алынучының да, тәрбиягә алучы гаилә кешеләренең дә хөкемгә тартылганы булмау.

Әгәр гаилә югарыда санап үтелгән таләпләргә туры килә икән, әби яисә бабай каршы булмаган очракта, халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге катнашында өч яклы килешүгә кул куела. Анда өлкән яшьтәге кешегә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге язылган була. Моның өчен гаиләгә ай саен түләү билгеләнә. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кеше үзен тәрбиягә алган гаиләнең игътибары һәм кайгыртуы өчен, аларның бюджетына айлык кеременең 75 процентына кадәр өлешен кертеп бара. Әмма акча ягы иң әһәмиятлесе түгел, үзенең яңа туганнарына карата өлкән кешенең мәрхәмәте һәм мәхәббәте — иң мөһиме. Менә шундый чакта, чит кеше үз туганыңнан да якын була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев