Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиде яшендә сугыш белән очрашкан бала

Яз кояшы иркәли, эрегән кар суларына баса-баса Мурзиха авылы уртасындагы кечкенә генә авыл өе капкасыннан керәбез. Шушы йортта кызы һәм оныгы белән гомер кичерүче 83 яшьлек Анна Федор кызы Соловьева без кергәнне тәрәзәдән күреп алып, баскыч төбендә каршы алды.

Килеп керү белән чәй табынына эндәште ул безне. Яңа гына табадан төшкән коймаклар, җиләк кайнатмалары һәм башка тәм-томнар белән чәй эчә-эчә үткәннәргә кайтып килде. Коточкыч, канкойгыч сугыш белән җиде яшендә очрашырга туры килә Анна Соловьевага.

- Көн саен иртәнге биштә бригадир урам радиосын куша, карт-коры радиодан хәбәрләр тыңлый иде. 1941 елның 22 июне көнне бригадир атка атланып, урамнан "Сугыш башланды!" дип кычкырып хәбәр итеп чыкты, - ди Анна Соловьева авыр сулап. - Аннан ачлык башланды. Мәктәптән кайткач, колхоз рәисе безне басуга башак җыярга җибәрә. Безнең аякта чабата, кулда чиләк. Яз көне, аяклар бата, чабатаның сазга күмелеп калган вакытлары да булгалады. Аннары Токмашка авылына тегермәнгә йөри башладык, бүреләр дә очрый иде каршыга, тимәделәр, Аллага шөкер, - дип искә ала ул.

Табигать Анабыз ачлык елларында аларны үлемнән саклап калган.

- Сугыш вакытында җәй көннәрендә урманнан җиләк, чикләвек, гөмбә җыя идек, шуның белән тамак туйдыра идек. Җирдән соңгы бәрәңгене дә актарып эзли идек. Кышын көне буе хезмәттә, чөнки бер тиен акча юк, ашарга кирәк. Ял көннәрсез эшләдек. Чыкмаган көн өчен инде 200 грамм онны бирмиләр иде, - ди ул.

Урманга ашарга ярый торган үләнне капчыкка тыгызлап тутырып алып кайта торган булганнар. Кайткач тураганнар, өстенә кайнап чыккан су салып пешекләгәч, казанга салып пешергәннәр. Ә оннан ипи пешермәгәннәр, умач ясап аш пешергәннәр. Ашка бәрәңгене санап сала идек, чөнки утыртырга калдырырга кирәк. Бәрәңгене әрчеп пешермәгәннәр, юганнар да, тураганнар.

- Эч кабарып чыга иде, ә тамак туймады.

Булса, сөт өсте биргәннәр, ә май бик сирәк эләккән.

Мал да тотканнар. Ашлыкны терлеккә бирмәгәннәр, үзләренә дә кадерле булган. Имән чикләвеген җыеп, дуңгыз туендырганнар. Ә дуңгыз балаларын сатып, акчасына кием тегәр өчен тукыма сатып ала торган булганнар. Ир-егетләргә шинельне кисеп чалбар теккәннәр, аста эчке кием булмаганлыктан, ул нык чәнчегән. Кибеттә товар күп, халыкта акча булмаган.

- Берсендә бригадир миңа үгез җигәргә кушты, урман аша чыгышлы иде. Үгез атлар артыннан чаба башлады, урман куе, чикләвек агачы. Тәнем дә, күлмәгем дә ертылып бетте, кан ага. Миңа бигрәк тә күлмәк жәл иде ул чакта, - ди ул. - Аннары инде сандыктан бәйрәм күлмәген алып кияргә туры килде.

Салым да түләгәннәр.

- Йомырка, сөт, йон, тирене дәүләткә бирдек, ит үзебезгә кала иде.

Авырганнарын, табибка мөрәҗәгать иткәннәрен хәтерләми хезмәт ветераны.

- Без үлән ашадык, ә хәзер аны таптап йөрибез, ул дәвалы. Май ае җитү белән мин хәзер дә, ел саен кычыткан ашы һәм кузгалак җыям, аш пешерәм, - ди ул.

Колхозда атлар җитмәгән, үзләренең сыерларын җигеп, колхоз басыун сукаларга чыкканнар.

- 9 май көнне бригадир ат өстендә җилдерә генә, шар ярып: "Сыерларны җибәрегез, сугыш бетте!" - дип кычкыра, бу көндезге сәгать өч иде, бүгенгедәй хәтеремдә. Кайда сука калгандыр белмим, сыерны тизрәк урманга җибәрдек, кичен сөт алып кайтырсың дип, шундый сөендек, - дип шатланып сөйли Анна Федоровна. - 10сы урамга җыелдык, өстәл әзерләдек, кем нәрсә булдыра алды, шуны алып килде, ничә кеше булганын белмим, күп иде. Әти армиядән кайта дип сөендек. Аннары инде җиңелрәк тормыш башланды, он, борчак бирә башладылар. Авыр еллар булса да, дус яшәдек, бер-беребезгә ярдәм иттек.

Анна Соловьева Алабуга районының Февраль (ул авыл хәзер юк инде) авылында туган, гаиләдә өч бала үскәннәр. Әнисе 1940 елда үлә, 41 нче елда әтисе өйләнә, озак та үтми аны фронтка алалар, өч бала үги ана белән кала. Әтиләре сугыштан яраланып булса да, иң мөһиме әйләнеп кайта. 1959 нчы елда балаларын тагын калдырып мәңгелеккә китеп бара.

- Яхшы кешене очратып, кияүгә чыгасым килә иде, чөнки үги әни белән бик авыр булды, - ди ана назын аз татыган сугыш чора баласы.

1950 нче елда кияүгә чыга, 1953 нче елда үги анасы үлә. 1959 нчы елда газиз әтисе дә мәңгелеккә китеп бара. Кияүдә озак булмый Анна Федоровна, ире үлә.

Анна Соловьева - өч бала әнисе. Зур кызы Алабугада, улы Лаеш районында, өченче баласы - кызы үз янында яши. Бүген ул 5 онык һәм өч оныкчыкка әби дә булып тора.

- Мин бай,- ди ул сөенеп. - Кунакка кышын чиратлашып кайталар, чөнки йокларга урын әз, ә җәй айларында барысы бергә 17 кеше кайта, урынны верандага җәям, - дип дәвам итте ул.

Анна Федор кызының 4 класс кына белеме бар. 5 нче класска барганда, бригадир аңа: "Зур гәүдәң белән хаман мәктәпкә йөрисең", - дигән аңа. Ул ат яисә үгез җигеп, көлтә ташый башлаган.

- Элек грамоталы иде балалар, хәзер кайберсе институт тәмамлап та, берни белми.

Кайда гына, кем булып кына эшләмәгән Анна Федоровна.

- Сатуда да эшләдем, колхозда җитәкче дә булдым, бозаулар да карадым, аннары сыер савучы булып урнаштым. Ул заманда кул белән савыш, сыерлар да күп, 7 ел сыер савып, бармагым калмады. Саламны да үзебез ташыдык. Җәен көтү көтсәк, кышын басудан салам ташый идек. Кулга көрәк-сәнәк тотып чыгып китеп, башта басудан эзли идек ул салам көртләрен, кар бит, күтәрелеп торган урын булса, астында салам була иде инде. Буран булса, атлар адашмасынга, сукмак кырыена маяклар куя идек.

Анна Федоровна әле картаерга бер дә ашыкмый. Күзләр тимәсен, нык әле ул, көчле рухлы кеше.

- Үзем бармасам, медицина хезмәткәре укол кадарга килеп йөри. Билем авыртып тора, бүтән бернигә дә зарланмыйм. Өйдә барырга кеше булса да, кибеткә дә үзем йөрергә тырышам, көнне өйдә үткәрәсем килми. Үзем йөрим әле!" - ди Анна Федоровна.

Анна Соловьева 42 ел стаж белән 59 яшендә лаеклы ялга чыккан.

- Пенсияне аз түлиләр, шулай булса да, булганына шөкер итәм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев