Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек иясе

"Адәм баласы бу дөньяга үз бәхете белән туа", - димләр, тик кемнәрдер яшәү дәверендә чир-сырхауның ни икәнен белми, ә кайберәүләр какшаган сәламәтлеген ипкә китерү өчен, еш кына тел астына дару салырга, система астында ятарга мәҗбүр.

Олыгаеп килгәндә, бигрәк тә дәваланып тору кирәклеге үзен сиздерә башлый. Мин хатыным Рәбига белән Морт хастаханәсендә ятып чыккалыйм. Анда кайчан килсәң дә, ягымлы йөзле, тәмле телле, табиб Мулланур Гариф улы белән аның кул астында эшләүче шәфкать туташлары каршы ала. Февраль башында гына тагын биредә сихәтләнергә туры килде.

Бу юлы авыруыбыз көчлерәк булып чыкты, һәм без үзәк район хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары терапиясе бүлегендә дәвалану курсы үттек. Баш шәфкать туташлары Ләйсән Нурулла кызы һәм Чулпан Мулланур кызлары - чын мәгънәсендә үз һөнәренең осталары. Светлана, Людмила, Альбина турында да күңелдә җылы хисләр генә калды. Бүлекнең баш табибы Рөстәм Алимовка нинди рәхмәт сүзләре әйтсәң дә, аз булыр кебек. Һәммәсенә рәхмәт.

Минемчә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗановның таләпчәнлеге, оештыру сәләте нәтиҗәсендә, команда сәгать механизмы кебек төгәл эшли. Чыгышы белән Морттан булган авылдашыбыз Шәфкать Гарфҗан улын якынлашып килүче гомер бәйрәме белән котлыйсы килә (8 мартта аңа 55 яшь тула). Тормыш иптәше Рузилә белән иңгә-иң торып, балаларының кадер-хөрмәтен күреп, озак еллар яшәргә һәм кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга насыйп булсын!

Рәвил ВӘЛИУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев