Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игелек планетасы

6 декабрьдә мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Игелек планета"сы гомумшәһәр чара узды. Мәрмәр залда ике яшьлек алабугалы Кирилл Ивановка кыйммәтле даруга акча җыелды. Балага кирәк дару льготалы тәэмин итү исемлегенә керми.

Чара ахырында Кирилл өчен 40 мең сум күләмендә акча җыелды. Монда ук Халыкара инвалидлар көне кысаларында мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды. Шушында ук мөмкинлекләре чикле балаларның кулдан ясалган сәнгать декоратив-ясалма әйберләр аукционы булды. Алабуга эшмәкәрләре аукционда бик актив катнашты.

Зур залда район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина чарага килгәннәрне сәламләде. Чыгышында ул: "Сәламәтлек чикләнү сәләт чикләнү дигән сүз түгел. Бүген - көчле кешеләр, тормышның нинди кыйммәтле икәнен аңлаучы кешеләр көне", - дип билгеләде Зөлфия Сөнгатуллина. Алабуга районында 5 меңнән артык мөмкинлеге чикле кеше яши, 4 инвалид җәмәгать оешмасы эшли. "Игелек планетасы" оешмасындагы инвалид яшьләр һәм балалар өчен Бердәм Россия партиясе "Бер адым каршыга" проектын тормышка ашырып килә. Мөмкинлеге чикле алабугалылар физкультура-савыктыру чараларына йөри, теннис, йөзү, волейбол белән шөгыльләнә, балалар һәм өлкәннәр спартакиадасында катнаша. Халыкны социаль яклау идарәсе аларны тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итә. Шулай, бүгенге көндә гариза биргән 786 кешедән 598 кеше тернәкләнү өчен кирәкле техник чаралар белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары.

Чыгыш ахырында Зөлфия Сөнгатуллина инвалидларга ярдәм күрсәтүче кешеләргә рәхмәтен белдерде. Аннары бүләкләү тантанасы башланды.

"Каскад" ҖЧҖ директоры Айдар Хамаевка, НГДУ "Прикамнефть" җитәкчесе Геннадий Шариковка, "Алабуга политехника колледжы" директоры Светлана Соколовага, "Тимер" ҖЧҖ директоры Василий Барановка, "Стройинвест" ҖЧҖ директоры Сергей Шабалинга, шәхси эшмәкәр Анна Костинага, Илья Карионовка, "Алабуга-Водоканал" ААҖ директоры Александр Немоляевка, "Иллюзион" кинотеатры директоры Зөләйха Әмирбековага, "АлАЗ җитештерү берләшмәсе" ААҖ генераль директоры Камил Галимовка, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударинга "Ел иганәче"се дипломнары тапшырылды.

Хыяллар тормышка аша

Быелның язында "Игелек планетасы" инвалид яшьләр һәм балалар җәмәгать оешмасы "Хыялыңны рәсемгә төшер" бәйгесе уздырды. Башка балалар уенчык, өй сурәтләгәндә Венера Сафина глюкометр төшергән. Венераның хыялы тормышка ашты: аның әнисе Раилә Сәетовнага Виктор Бударин чын глюкометр, 3 яшьлек Виктор Балобановның әнисенә инсулин помпасы бүләк итте. Ә Роман Тонкихка Зөлфия Сөнгатуллина белән Виктор Бударин тернәкләндерү җиһазы тапшырды.

Хыяллар тормышка ашу моның белән генә бетмәде әле: Андрей Яковлев Ләйсән белән җыр башкарганнан соң, егет сөйгән ярына мәхәббәтен белдереп, кул һәм йөрәген тәкъдим итте. Әлбәттә, Ләйсән ризалашты.

"Игелек планетасы" чарасында мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм өлкәннәр чыгыш ясады. Алар төрле биюләр биеде, кул хәрәкәте ярдәмендә җырлар башкарды, актер осталыкларын да күрсәтте.

Сәхнәдә яңгыраган һәр җыр, һәр бию "тормышта иң мөһим профессия - кеше булу" дигәнне аңлатты сыман.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев