Их, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен!
Халкыбыз юкка гына әнә шулай дип җырламыйдыр инде... Узган атналарда туган якның хуш исле болыннарында ауный-ауный җиләк җыймаган бер генә кеше дә калмагандыр.
Калса да, ниндидер сәбәпләр аркасында гынадыр, мөгаен. Гомерендә бер тапкыр җиләк җыеп, хуш исле мәтрүшкә өзеп алган кеше өйдә чыдап ятамы соң! Баз тулы җиләк кайнатмасы булса да, сахрага чыгып әвекне басып кайтмый түзеп булмый икән! Әллә канга сеңгән, әллә табигатьнең үзенә тартуы шунда...
Биек үлән арасында посып яткан эре-эре җиләк тәлгәшләре әле дә кызарып бетә алмый, ә тау битләрендә алар кып-кызыл булып учма-учма тезелешкән дә "мине ал, мине ал!" дигәндәй, ерактан ымсындырып тора. Чалгы белән чабып алырдай җирләре бар, билләһи! Җиләкнең күплегеннән беркавым каушап куясың: кул кайсына үрелергә белми аптырый. Читтәгеләре, үчекләгәндәй, һаман сине ымсындырып, күз кыскалый кебек: җилдә талгын гына тирбәлешеп, бер җайга иелә-бөгеләләр. Алары тагын да эрерәк, баллырак кебек. Әнә шулай алданып, чиләк төбен озак кына күмә алмый болын уртасында йөрисең. Сирт-мирт үскән куаклыкларда кошлар чут-чут килә: кайсы бала очыра, кайсы җим табып кайта да, тырышып-тырышып, нәниен үз янына чакырырга керешә! Әнә шундый гүзәллектән ничек аерыласың да, ничек итеп тынчу фатирыңда ятасың! Шимбә көн җиләк җыю өчен менә дигән иде: артык эссе дә түгел, ара-тирә рәхәт талгын җил исеп куя. Чиләкләреңнең туласына ышангач, болында бер кат ял итеп алулары да җан рәхәте бит: мондый көнне авылдан килгән тавык йомыркасы худка китә. Аның тәмлелекләрен генә күр син! Бу сиңа тавык кетәге кебек аш бүлмәсендә ах-вах килеп, тагын ни ашарга микән дип, суыткычыңны "җилтерәтү" түгел инде. Аппетит гаҗәп шәп. Еллар буе иркенлек күрмәгән аяклар гына бирешеп киткән. Утырган җирдән тора алмый гаҗизләнәсең бераз. Тик ерактан ук башларын кырын салып сине чакырып торган җиләк кызы янына бармый ничек түзәсең. Алабуга болыннарында бигрәк тәмле, бигрәк баллы бит алар. Күрше-тирә шәһәр халкы юкка гына безнең болыннарга "яу чапмый". Кая карама, Чаллы, Түбән Кама халкы машиналарга төялеп, җиләклек һәм дә ташландык бакча нигъмәтләре эзләп йөри. Ә безнең күңелләрдә горурлык: күрегез, әнә без нинди байлыклар өстендә утырабыз.
Ни кызганыч, җиләк сезоны үтеп бара, чөнки яңгыр юк. Ачык урыннарда инде алар үткән атнада ук кибә-кипшерә башлаган иде. Шифалы яңгыр явып узса, андагы нигъмәтне җыеп кына бетерерлек булмас иде. Ярый инде, хәерлегә булсын. Алабугалылар үзләре үстергән бакча кишәрлекләрендә дә уңыш җыю белән мәшгуль. Димәк, йорт-фатирларыбыздан тәмле-тәмле исләр аңкып торачак. Бәрәкәтле ризыклар булсын!
Кояш Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев