Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ил-йорты бар илен сөйләр

Интернет үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә, ә басма матбугатның тиражы елдан-ел кимесә дә, бирешмибез әле. Безнең редакция газеталары озакламый үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк, шуңа күрә “күпне күргән” басманың үзенә дә игътибар бирер вакыт җитте түгелме?

Алабугада татар телендә чыккан беренче совет газетасы “Чулман” дип аталган, ул 1918 елның  сентябреннән нәшер ителгән. 1919 елның августыннан “Кызыл юл” исеме белән башта рус, аннан соң гарәп шрифты белән чыккан.

Бөек Ватан сугышы башлангач, аның җаваплы сәркатибе Ш. Абдуллин һәм әдәби хезмәткәре Хәбра Рахман фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Егерме ел (1936 елдан башлап) “Сталин юлы ” исеме белән чыккан газетаның атамасын 1956 елда “Алга” дип үзгәртәләр.

1962 елда Яр Чаллы, Мамадыш, Әгерҗе һәм Алабуга районнары берләштерелә, безнең район газеталары рус телендә “Новая Кама”, татар телендә, дубляж рәвешендә, “Яңа Кама” итеп чыгарыла башлый. Бу елларда безнең газетада Эдуард Касыймов, Ямаш Игәнәй, Нәҗип Мадъяров, Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов хезмәттәшлек итә. Советлар Союзы таркалып, илдә үзгәрешләр чоры башлануга, 1991 елның июленнән татар газетасы мөстәкыйль чыга башлый. Бу көннәрне Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов яхшы хәтерли.

Тамчы боз тишә, диләр. Хак сүзләр. 1990 елда Рәфыйк Мәхмүдов һәм Миңнәхмәт Әһдәмов хакимияткә “Ачык хат” язып, ел буе милли матбугат, татар мәктәпләре хакында мәсьәләне даими күтәреп килә, ахырда, 1991 елга бюджетны раслаганда, уңай җавап алына. 

Газетаның беренче редакторы итеп Радик Әминов билгеләнә. Газета исеменә конкурс игълан оештыралар. Тәкъдим ителгәннәр арасыннан күңелгә иң ятышлысын сайлап алалар: “Алабуга нуры”. Аны шагыйрә, ул вакытта әле шәһәребезнең 2нче мәктәбе китапханәчесе, татар теле укытучысы Гөлзадә апа Әхтәмова уйлап тапкан.                                                        

Алабуга татар иҗтимгый рәисе Тәскирә апа Шәрипова үзе исән чагында татар газетасына бик зур өметләр багълады,  татар телен, мәдәниятне, халыкның милли үзаңын үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда бөтен көчен биреп тырышты.

“Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” хәзер бер редакция булып эшли. Төрле елларда төрле исемнәр астында чыккан 100 еллык газетабызның юбилее алдыннан яңа рубрика ачабыз. Анда басманың беренче көннәреннән үк тырышлык куйган, озак еллар эшләгән, бүген хезмәт куючы хезмәттәшләребез, актив укучыларыбыз, газета белән хезмәттәшлек итүче шәхесләребез турында мәгълүмәт биреләчәк. Рубриканың беренче язмасы киләсе санда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев