Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Интернет корбаннары

Беркөнне подъезд төбендә эскәмиядә утырган балаларга күзем төште: кемнең кулында IPad, заманча телефон, яки Notebook (бәләкәй компьютер).

Күзләрен дә шуннан чыгармыйча, башлары тәк шунда кереп китәрдәй утыралар. Бер-берсенә карамыйча, бер-ике сүз белән генә алышып мәш киләләр. Эшләре бик каты: кулларындагы "уенчыклар"ы интернетка ялганган, ә анда ни генә юк: төрле-төрле уеннар, видеосюжетлар һ.б. Атынгычта беркем атынмый, сикергечләр дә эшсез ята...

Аларга бик озак кына карап торгач, үземнең балачагымны искә төшереп, әкрен генә үз юлым белән киттем. Әйе, заманасы бик үзгәрде, балаларның да тормышы үзгәрмичә калмас. Якындагы 90 нчы елларда тусам да, минем күзәтүләрем буенча, хәзерге балаларның тормышы минекеннән бик нык аерыла: җир белән күк арасы.

Бәлки шулай тоеладыр гына, ләкин минемчә, безнең балачак күпкә кызыграк һәм күңеллерәк иде. Беренчедән, без иртәдән кичкә кадәр урамнан кермичә йөри идек. Нинди генә уеннар уйнамадык: качышлы, куып җитү, "Казаклар-юлбасарлар", "12 таш", сукыр тәкә һәм башка төрле уеннар. Балалар да компьютерда уйный, барыбер түгелмени кайда һәм ничек уйнарга, диярсез бәлки. Әлбәттә юк, чөнки мондый уенның файдасы бик күп: ул чиста һавада, ачык күк астында үтә, бала үз яшьтәшләре белән аралаша, күрешә, фикер алыша, ягъни тел сөйләмен баета, физик яктан көчлерәк була. Ә хәзерге бала моның барысыннан мәхрүм. Ул мәктәптән кайта һәм беренче чиратта компьютерны кабызып, уенчыклар мохитенә кереп китә, я интернетның берәр сайтында утыра. Мәктәптән соң баш та, күз дә ял итми. Ата-аналар эштән кайтуга ук, баланы ничек кенә урамга чыгарга күндерми, кызганычка каршы, берни дә килеп чыкмый. Кызыл күзле бала, зомбилашкан кебек, кызыклы уенны ташлап, урамга чыгарга теләми. Һәм иң куркытканы - бу хәл һәр өйдә кабатлана.

Безнең чорда телефон, интернет булмаса да, без урамда бер-беребезне таба идек, яисә балкон төбенә килеп: "Алсу чык" дип, кычкыра торган идек. Төрле уеннардан соң безнең тамагыбыз кипкән чаклар да булгалады, ләкин беребез дә өйдән су алып чыкмый идек, чөнки әти-әни кабат урамга чыгармас дип курка идек. Шулай итеп, әни өйгә куып кертмәсә, көне буе ач, ләкин бик шат һәм бәхетле йөри идек.

Урамнан узып баручы баладан каникулда нишләдең дип сорасаң, 80 процент очракта ул компьютерда яки приставкада уйнадым дип әйтер.

Интернет ялгызлыкка китерә. Стенфорд Университетында узган тикшеренүләргә караганда, 8-12 яшьлек америка кызлары он-лайн контактларга көннең 7 сәгатен багышлый, ә реаль очрашуларга - бары тик 2 сәгать. Компьютер чиреннән азапланган бала реаль тормыштан, туры мәгънәдә, читләшә. Алар үзара уртак тел тапмый интегә, кыргый балага охшап бара, чөнки виртуаль дөнья аны биләп ала. Кызганычка каршы, моңа кече яшьтәге бала гына түгел, балигъ булган яшьләр дә дучар. Моңа мисал итеп 23 яшьлек танышымны китерәсем килә. Аны бер айлап күрмәгәч, хәлен белеп шылтыраттым, ул мине яңалыклары белән шаккаттырды: үз сүзләренә ышанып, кияүгә чыгуын, бала табуын әйтте. Имеш, бу хәл реаль тормышта килеп чыккан. Ә чынлыкта, ул көне-төне интернетта популяр булган "Городок" уенының виртуаль дөньясына чумган. Ул уенда үз өеңне төзеп, кияүгә чыгып, бала табарга, аңа исем кушарга була һ.б. Мондый уеннар интернетта бихисап: "минем империя", "минем ферма", "танклар" һ.б. Бу уеннарда иң кыска вакытларда зур уңышка ирешеп була, ә бу хәл, һичшиксез, кешене үз алдында күтәрә, үз-үзенә горурлык өсти. Әмма бу ялган уңыш.

Бу санлы технологияләрдән торган тормыш безнең киләчәгебезне - балаларыбызны кая илтер икән? Иң гаҗәпләндергәне - ата-аналарның күбесе моңа каршы түгел. Ни кызганыч, ата-ана баланың кулына китап түгел, ә компьютер тоттыра.

Ә икенче яктан уйласаң, безнең әти-әниләрнең дә "безнең балачак сезнекеннән күңеллерәк иде" дип сөйләгәне булгандыр. Әни миңа "без учаклар ягып, көйгән бәрәңге ашап, самавырда йомырка пешерә идек" дип сөйли иде. Бәлки хәзерге үсеп килүче буынны тынычлыкта калдырып, яраткан эшләре белән шөгыльләнергә комачауламаскадыр?

Нәрсә генә әйтсәк тә, заманча технологияләр үсешен туктату мөмкин түгел. Бу хәл нинди нәтиҗәгә китерер, алдан күреп булмый шул.

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев