Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидлар өчен пенсия

Сорауларга РООИ "ЗАКАЛ" оешмасы юристы Марат Гыйззәтуллин җавап бирә. Әлеге оешмага Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Абонент тартмасы 334, телефон: 3-34-70

Хезмәт һәм социаль пенсия арасында нинди аерма бар? (В.Н.Новиков)

- Социаль пенсия - төрле нигезләмә буенча (шул исәптән инвалидлык буенча да) дәүләт тарафыннан гарантияләнгән акчалата түләүләр. Инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе хезмәт стажы булганнарга билгеләнә. Әгәр социаль пенсия социаль яклау идарәсе органнары тарафыннан формалашса, хезмәт пенсиясен алу өчен РФ Пенсия фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе инвалидлык сәбәбенә, страховкаланган затның иминият стажы озынлыгына, инвалидның эшлиме-юкмы икәненә карамастан билгеләнә. Инвалидлыкны эшләгәндә, эшкә урнашканчы яки эштән киткәч алу да исәпкә алынмый.

Хезмәт эшчәнлегенә яраклылыгы чикләнмәгән инвалидларның пенсия алуга хокуклары бармы? (Р.А.Халитов)

- Кызганычка, юк. Инвалидлык буенча социаль һәм хезмәт пенсиясе хезмәт эшчәнлегенә яраклылыкны чикләүнең I, II яки III дәрәҗәсе булган очракта гына билгеләнә. Хезмәткә яраклылыкны чикләү дәрәҗәсе медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә (шул исәптән балачактан инвалид булганнарга да). Хезмәткә яраклылыкта чикләүләре булмаган инвалидлар өчен бары тик ташламалар һәм айлык акчалата түләү каралган.

Туендыручыны югалту буенча пенсия алам. Тик күптән түгел миңа II группа инвалидлык бирделәр. Мин хәзер ике пенсия ала аламмы? (Г.Х.Якупова)

- Юк, ала алмыйсыз. Бу очракта ике пенсияне билгеләү турында закон юк. Тик сез ике пенсиянең иң зурысын сайлап ала аласыз. Пенсия фонды бүлегендә документлар нигезендә консультация алырга, соңыннан пенсияләрнең кайсы сезнең өчен отышлырак булачагын хәл итәргә кирәк булачак. Инвалидлык турында документыгыз булган очракта сез 122 номерлы (22.08.2004) Федераль закон нигезендә ай саен бирелә торган акчалата түләүне сорап гариза бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев