Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалидларга консультация бушлай

ТР буенча инвалидларның төбәк җәмәгать оешмасы “Закал” инде 10 ел сәламәлеге үзенчәлекле булган алабугалыларга һәм күрше районнарда яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтә. 2017 елда алар инвалидлар хокукларын яклау буенча проект өчен президент гранты отуга иреште.

Әлеге оешма җитәкчесе Рөстәм Латыйпов билгеләп үтүенчә, үтемле хокукый ярдәмнең булмавыбу һәркем, бигрәк тә инвалидлар  өчен, көн кадагындагы мәсьәлә, чөнки тиешле хокуклар һәм ташламалар турында мәгълүмәт аларга тулысынча җиткерелми.

Мин инвалид буларак, боларны ишетеп кенә белүем түгел, шунлыктан бу проектның мөһимлеген исәпкә алдым, − ди Рөстәм Бари улы.

Биредә сәламәтлеге үзенчәлекле булган кешеләргә эш көннәрендә 9.00-12.00 сәгатьләрдә бушлай консультация бирелә. Аларга Татарстанда инвалидларга юридик ярдәм күрсәтү буенча махсус эшләүче бердәнбер юрист – Константин Базуев булыша.

− Безнең эшнең асылы хокукый ярдәм күрсәтүдә, чөнки теге яисә бу мәсьәлә буенча инвалидлар кемгә мөрәҗәгать итәргә, аны чишү өчен нинди документлар кирәклеген белми. Мондый очракларда без телефоннан да киңәшләр бирә алабыз. Болай мөмкин булмаганда, очрашудан соң, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итү өчен әһәмиятле булган хокукый документларны әзерлибез, − дип аңлата Константин Базуев.

Аның сүзләренә караганда, кешеләр төрле сораулар белән килә – ТКХ хезмәтләреннән алып медицина хезмәтенә кадәр.

− Ата-ананың берсе инвалид булса, балалар бакчасына түләүдә нинди ташламалар бар?

− Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары балаларны тәрбияләү һәм карап тору буенча эш башкара. Оештыручының моның өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алына торган түләү һәм аның күләмен билгеләргә хакы бар. Ул бу түләүнең күләмен киметә, яки кайбер төр ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алар билгеләгән очракларда һәм тәртиптә түләү алмаска хокуклы.

Мәгариф турында Законда билгеләнгәнчә, инвалид балалар, ятим балалар һәм караучысыз калган балалар, шулай ук мәктәпкәчә мәгариф программаларын тормышка ашыра торган  дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә белем ала торган туберкулез  интоксикацияле балаларның ата-аналарыннан түләү алынмый (№273-ФЗ Федераль законның 65 маддәсе, 3 өлеше).

Мәктәпкәчә мәгариф программаларын тормышка ашыра торган  дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләрендә белем ала торган балаларны тәрбияләү һәм укытуда матди ярдәм күрсәтү максатларында, ата-аналарга (законлы вәкилләренә) РФ субъектлары актлары белән билгеләнгән күләмдә компенсация түләнә. Ул РФ тиешле субъект территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларындагы балаларны караган өчен ата-ана түләвенең уртача күләменнән бер балага 20 проценттан, икенче балага − 50 проценттан, өченче һәм аннан соңгы балаларга − 70 проценттан да ким булмаска тиеш (№273-ФЗ Федераль Законның 65 маддәсе 5 өлеше).

Шулай да федераль дәрәҗәдә, инвалидлыгы булган ата-аналарга ата-ана түләве буенча ташламалар юк.

Иминият стажы 6 ел булган инвалид хезмәткәргә, вакытлыча эшкә  яраксызлык буенча, нинди күләмдә акча исәпләнә? Хезмәткәрнең вакытлыча хезмәткә яраксызлыгы җитештерүдә бәхетсезлек очрагы белән бәйләнмәгән.

Эшләүче хезмәткәрләрне вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр белән тәэмин итү шартлары, күләме һәм тәртибе 29.12.2006 елда чыккан “Вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм ана булу белән бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” №255-ФЗ Федераль Закон белән билгеләнгән.  Шул ук вакытта, аның нигезендә, шулай ук башка федераль законнар буенча, барлык инвалидлар өчен дә уртак булган нинди дә булса махсус пособие күләме билгеләнмәгән. Гомуми кагыйдәләр буенча аларга пособие башка иминиятләштерелгән кешеләргә бирелә торган күләмдә түләнә.

Авырганда яисә җәрәхәт алганда, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие (авыру яисә җәрәхәтнең хезмәт яки башка эшчәнлек килешүе буенча эштән туктаганнан соң 30 календарь көн дәвамында килеп чыгу очракларыннан тыш), карантин булганда, медицина күрсәткечләре буенча протезлау һәм стационарда дәваланганнан соң санаторий-курорт  учреждениеләрдә дәвалануны дәвам иткәндә  вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие түбәндәге күләмнәрдә түләнә:

- 8 һәм аннан күбрәк иминиятләштерү стажы булганда хезмәт хакының 100 проценты;

- 5-8 ел  иминиятләштерү стажы булганда, − хезмәт хакының 80 проценты;

- 5 елга кадәр  иминиятләштерү стажы булгандахезмәт хакының 60 проценты.

Шул рәвешле, иминиятләштерү еллары 6 ел тәшкил иткән инвалид хезмәткәргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча аның уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә акча түләнә.

Кызыксындырган сораулар буенча мәгълүмәтне алу өчен адрес: Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамыу, 27, ТР буенча инвалидларның төбәк җәмәгать оешмасы “Закал”,  тел. 3-34-70, e-mail.: zakal-po-rt@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев