Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвесторга ришвәт бирдеңме? Җинаятьче буласың!

Газетабызга Россия ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы торучанлык бүлеге башлыгы Станислав Горшунов сөйләвенчә, быел районда коррупция юнәлешендәге 6 җинаять ачыкланган.

Мәсәлән, почта бүлекләренең берсендә башлык һәм хат ташучы үз карамагындагы 700 мең сумга якын акчаны үзләштергән, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" идарәсе хезмәткәрләре төзү оешмасы җитәкчелегеннән "Алабуга" МИЗы территориясенә йөк автотранспортын тоткарлыксыз керткәннәре өчен ришвәт ала торган булган. Бу фактлар буенча һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүнең өч очрагы буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шул рәвешле, ришвәт алучы икәү юл кагыйдәләрен бозу очрагын яшерергә теләгән, өченчесе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен административ беркетмә төзелмәсенгә, акча тәкъдим иткән, әмма юл инспекторлары тиешле урынга хәбәр иткән.
Быел төрле программалар буенча бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануда кимчелекләрне ачыклау буенча һәм районда җир кишәрлекләрен бүлү, мәгариф учреждениеләрендә мөгаллимнәр тарафыннан акча таләп итү, капиталь төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр тикшерелде.

Безнең экспертлар
Галина Калашникова - "Социаль-икътисади тикшеренүләр институты" коммерциячел булмаган партнерлык директоры:
- Җәмәгать фикерен даими өйрәнү күрсәтәнчә, Россия, Татарстан Хөкүмәте, һәм җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы сәясәт алып баруын белүчеләр саны арта.
Гражданнар арасында мәгълүмәт тарату проблемага игътибарны җәлеп итә, ләкин аннан яклауга ышаныч бирми. Бер яктан, халык хакимиятнең көрәшен күрә, икенче яктан караганда, коррупция күренешләренең барлыгына ышана. Моңа массакүләм мәгълүмәт чаралары да булыша. Мисалга, федераль каналларның берсендә даими рәвештә криминал турында фильмнар күрсәтелә. Алар буенча шундый караш туа: һәр урында ришвәтчеләр: - балалар бакчасы һәм шифаханәләрдән алып, хакимиятнең югары органнарына кадәр. Коррупция очракларына гына түгел, аңа каршы көрәшнең уңай мисалларына да игътибар итү мөһим, дип уйлыйм.

Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Алсу Сафина:

- Россия гражданнарые, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар, коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен, РФ законнары нигезендә, җинаять, административ, гражданнар хокукы һәм дисциплинар җаваплылыкка тартыла. Гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозучы вазифаи затлар өчен каралган җинаять җаваплылыгы чаралары кырысрак.

Җинаятьләр буенча законнар РФ ҖКның 44 һәм 47 маддәсе кысаларында, җинаять җәзасы чарасы буларак, вазифадан читләштерү, билгеле бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

РФ ҖКның 285 һәм 286 маддәләре нигезендә иң зур җәза - өч елга билгеле бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү. РФ ҖКның 293 маддәсе нигезендә - өч ел вакытка яки аннан башка, билгеле бер вазифаларны башкару яисә аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Административ хокук бозулар, коррупция юнәлешендәге җинаятьләрдән аермалы буларак, җәмгыятькә кимрәк зыян китерә. Мисалга, юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү.

Дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрне хезмәт эшчәнлегенә яки хезмәт күрсәтүгә законсыз җәлеп иткән очракта гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 20 мең сумнвн 50 мең сумга, юридик затларга - 100 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Нәкъ менә шундый хокук бозулар коррупция эшчәнлеге өчен башлангыч булып тора, шуңа күрә аларны вакытында фаш итәргә кирәк. Административ хокук бозулар вазифаи зат, дәүләт яисә муниципаль хезмәткәр, коммерция оешмасы хезмәткәре хезмәт урыныннан файдаланганда да килеп чыгарга мөмкин. Матди табыш артыннан куып, үзенә файда ясарга теләүчеләрнең хокук бозулары җинаятькә саналырга мөмкин.

Сүз уңаеннан. Чит илдә коррупция белән ничек көрәшәләр

Кытайда ришвәтчелек аеруча авыр җинаять санала, аның өчен үлем җәзасы да бирүләре мөмкин. Шулай да коррупция бу ил бюрократиясе өчен җитди мәсьәлә булып кала. Ришвәтчелеккә баткан дәүләт системасы аркасында, ел саен йөзләрчә түрә рәшәткә артына эләгә.
Шәригать кануннары гамәлдә булган илләрдә коррупцияне урлашуга тиңлиләр. Гарәп әмирлекләрендә, мәсәлән, ришвәт алганда тотылган түрәнең кулын чабалар. Ирек Утравында коррупционерларны атып үтерәләр. Сингапурда ришввәтчелектә гаепләнүче түрә, шуның киресен исбатлаганчы, гаепле булып санала. Аңлашылганча, боларның хәзерге юриспруденция нормалары белән туры килмәве хокук яклаучыларда җитди һафа уята. Хәер, андый түрәләргә каршы заманча ысуллар белән дә көрәшергә була. Коррупция дәрәҗәсе түбән булган илләр исемлегендә беренче урынны алып торган Голландия тәҗрибәсе шуны раслый. Алар моңа ришвәтчелек белән көрәшүнең яхшы оештырылуы аркасында ирешкән, коррупциягә каршы хезмәт кешеләре барлык дәүләт учреждениеләрендә дә бар. Моннан тыш, түрәләр һөнәри намуслылык өчен өстәмә премия ала.
Гонконгта коррупцияне җиңәргә пресса булышкан. Шәһәр хакимияте журналистларга түрәләрнең бар шәхси эшләрен һәм документларын карау мөмкинлеге биргән. Ришвәтчеләрне фаш иткән язмалар басылып чыкканнан соң, күпләп җинаять эшләре кузгатылган һәм шәһәрдә коррупция юкка чыккан.
Коррупция очраклары турында сез 3-86-11 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев