Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җир мәсьәләсе актуаль

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Ике алабугалы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе: җир мәсьәләсе.

Наталья Тарасовакүп балалы ана һәм 2017 елның июнь аеннан җир кишәрлеге алу өчен чиратта тора, ләкин әлегә аны нишләптер бирергә җыенмыйлар.

Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров аңлатканча, участоклар билгеле бер урында бүлеп бирелә. Күптән түгел генә территорияне билгеләгәннәр, хәзерге вакытта алар икәү. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә җир кишәрлекләре алу өчен 300ләп күп балалы гаилә чиратта тора, һәм участоклар саны ике тапкыр артып китә.

− Без кышын участоклар бирмәдек, чөнки кар эрегәннән соң чокырлар, сазлыклы урыннар табыла. Хәзер кишәрлекләр инде формалашкан. Бу елда башка гаиләләр арасында сез беренче булып җир алачаксыз. Алдан куелган план буенча, бу ызанлау эшләре үткәргәннән соң бер ай эчендә булачак, − дип аңлатты Геннадий Емельянов.

Сергей Маевның проблемасы кадастр номерлары куелмаудан гыйбарәт. Шуңа күрә, кишәрлек чикләрен билгеләү мөмкин түгел.

− Ызанладылар, ә картада безнең кадастр номеры бөтенләй юк. Шул сәбәпле, без участокны таба алмыйбыз, − дип зарланды Сергей Маев.

Алабуга шәһәренең район башлыгы әлеге проблеманы хәл итү өчен барлык кирәкле бүлекчәләрне җәлеп итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев