Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исемең гади булмаса

25 гыйнварда Татьяна һәм студентлар көне билгеләп үтелә.

Тарихка күз салсак, әлеге көннең бәйрәм буларак үткәрелә башлавы XVII гасырга барып тоташа. 1755 елда императрица Елизавета "Мәскәүдә университетның ике гимназиядән оештырылуы турында Указ"га кул куя. Аннары Николай Iнең указы гамәлгә керә, ул анда университет ачылуны түгел, ә аның оештырылуы турында актка кул куюны бәйрәм итәргә дигән. Шул рәвешле Татьяна көне һәм студентлар көне барлыкка килгән.

Татьяна Леонтьева, 2014 елда КФУның Алабуга институты филилогия бүлеген тәмамлаган:

- Минем өчен бу күңелле бәйрәм. Шалтыратып котласалар, күңелем тула, рәхәт булып китә. Исемем Татьяна булганга шатланам, бу көнне үземнең бәйрәмем итеп кабул итәм. Популяр һәм матур исем дип әйтер идем, нинди генә авторны алма, Татьяна исемле геройлар күп. Татьяна көне, студентлар көне - бераз күңел ачу, аралашу һәм яңа дуслар табу чарасы да. Студент вакытларымны еш искә алам. Бергә укыган иптәш кызларым, безне укыткан мөгаллимнәрне сагынам, нәкъ менә шушы уку йортында белем алганыма шатмын.

Татьяна Хәмзиева, КФУның Алабуга институты филология бүлегендә 5курста читтән торып укый:

- Укырга да, эшләргә дә өлгерәм. Читтән торып укыйм, балалар бакчасында эшлим. Имтиханнарга ничек әзерләнәм дигәндә, мәсәлән, әдәбияттан, әсәрне укыгач, кыскача эчтәлеген язып куям, аннары шуның буенча әзерләнәм. Шпаргалка ясаганым юк, мәктәптә укыганда да алардан кулланмый идем. Күчерә белмим. Һәрвакыт үз башыма таянам, - ди ул. Татьяна көнен көтеп ала икән: "Бу көнне мин бәйрәм дип саныйм, түземсезлек белән көтеп алам. Туганнарым, дусларым, курсташларым котлый. Эштәгеләр дә, студентлар көне дә булгач, "икеләтә бәйрәмең белән" дип котлыйлар, мин моңа бик шат. Быел зачет та 25 гыйнварга туры килә, тапшырырмын дип өметләнәм", - дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев