Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исеме халык телендә

Театр элгечтән башлана, диләр. Ә Таҗи Гыйззәт өчен зур сәхнә Алабугадан башлана. Шәһәрдәшләребезнең күбесенә бездә аның истәлегенә багышланган урам барлыгы билгеле, әмма Таҗи Гыйззәтнең нәкъ менә монда режиссер, артист һәм драматург буларак танылганын күпләр белми.

Элек Голубой поселогында Таҗи Гыйззәт исемендәге урам булган, хәзер аның дәвамы - заманча 12нче микрорайонда.
Алабуга - бай тарихлы кызыклы шәһәр. Ул бар яктан: табигате, кабатланмас архитектурасы, үзенчәлекле кешеләре белән үзенә тартып тора. XIX гасырдан башлап, Алабуга мәдәният үзәгенә әйләнә һәм таланлы кешеләрне җәлеп итә. Закамьеның энҗе ташы булган шушы шәһәр тормышына татар зыялылары да үз өлешен керткән. Шуларның берсе - татар драматургиясенең классигы Таҗи Гыйззәт (1895-1955).
1925 елның көзендә Таҗи Гыйззәт гаиләсе белән Алабугага килә. Танылган татар драматургы, артист һәм режиссер гомеренең 4 елы безнең шәһәр белән бәйле. Алабугада Таҗи Гыйззәт татар педагогия техникумына эшкә урнаша. Хуҗалык җитәкчесе буларак, эшләрне тәртипкә китергәч, ул техникумда хор һәм музыка түгәрәкләре эшен башлап җибәрә, драматургия түгәрәге оештыра. Тиздән Таҗи Гыйззәтнең эшләре уку йорты кысаларыннан чыгып китә. Өяз масштабында артист һәм режиссер булып танылачак шәхес, татар театры өчен шәһәр башлыклары тарафыннан бина бүленеп бирелүгә ирешә. Биредәге театр нигезен педагогия техникумының мөгаллимнәре һәм студентлары тәшкил итә, алар арасында Таҗи Гыйззәтнең тормыш иптәше - Мәликә дә була. Алабуга татар театры турындагы хәбәр күрше шәһәр һәм авыллар буйлап тарала. 1926 елның язында Таҗи Гыйззәт җитәкчелегендәге труппа Яр Чаллы, Бондюг һәм Кокшанга гастрольләр белән чыгып китә.
Соңрак Таҗи Гыйззәт Казанга күчеп китә.
2005 елның мартында, Халыкара театр көне алдыннан, "Иллюзион" кинотеатрында 160 урынлы театр залы ачыла. Шәһәребезнең 9нчы мәктәбендә Татарстанда Таҗи Гыйззәткә багышланган бердәнбер музей эшләп килә. Музейдагы экспонатлар драматургның якыннары һәм авылдашлары тарафыннан тапшырылган. "Минем уйларым һәм хисләрем һәрвакыт халык белән", - дигән Таҗи Гыйззәт. Ул халык күңеленә талантлы артист һәм драматург булып кереп калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев