Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исеме җисеменә туры килә

Шәһәребездә беренче булып ачылган татар балалар бакчасы "Салават күпере" коллективы үткән айда эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

Чирек гасыр элек

1991 елда Алабуга тарихында беренче тапкыр татар гимназиясе ачылгач, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренең татар балалар бакчалары ачу өмете тагын да артты. Миннәхмәт Әһдәмов, Тәскирә Шәрипова, Фәрит Фәттахов кебек активистлар тырышлыгы белән, татар балаларын туплау өчен, шәһәрдә ата-аналар арасында аңлату эшләре киң җәелдерелде. Бакча өчен кадрлар да җыйналды. Нәтиҗәдә, Алабуганың өске өлешендә "АлАЗ" берләшмәсе төзегән мәгариф учреждениесе биналарының берсе татар балалар бакчасына бирелде. Бакчага матур исем дә кирәк бит! Конкурс игълан ителеп, арадан балалар күңеленә дә хуш килердәен сайладылар - "Салават күпере". Рәсми рәвештә бу бакча 1992 елның 11 февралендә ачылды.

Яңа үрләр

Беренче мөдир Нәфисә Ахунова җитәкчелегендә, тәрбиячеләр һәм бакчаның барлык хезмәткәрләре җиң сызганып эшкә кереште. Балалар 12 төркемгә тупланды. Өч елдан биредә 2 логопед төркеме (мөдир булып Фәүзия Артелина эшләгән вакыт) ачылды. Рина Миңнекәева һәм Флера Гатина балаларны авазларны дөрес әйтеп сөйләшергә өйрәтә башладылар. Беренче дидактик һәм күрсәтмә әсбапларны тәрбиячеләр үз куллары белән әзерләде.

2002 елга кадәр бакча мөдире булып Заһирә Закирова эшләде. Аның җитәкчелегендә коллектив яңа үрләр яулады. Кышкы бакчада гөлләр шаулап үсте.

Хөрмәткә лаек хезмәт

Өлкән тәрбияче Рәсимә Сибәгатуллина биредә бакчаның беренче көненнән алып эшләде һәм үткән елда гына ялга китте. Тәрбияче-логопед буларак ул балаларны дөрес һәм матур сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән, кызыксынучан булырга өйрәтте, аларда кешелеклелек нигезләрен тәрбияләде. Бүген шулай ук лаеклы ялда булган Асия Мусинаны да яхшы сүзләр белән искә алалар. Чирек гасыр гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Сүрия Габделбәрова, Линуза Гатупова, Фәрзәния Шәрифуллина кебек тәрбиячеләр үстереп чыгарган нәниләрне санаучылар бар микән?! Зәрия Җиһангирова кече тәрбияче Мәүҗүдә Әхмәтханова белән иңгә-иң торып, 25 ел буе гел янәшә эшләүдә.

Бергәләп атлыйлар

Билгеле, бакчаның Туган көне алдыннан "Салават күпере"ндә эшләүчеләр үзенә генә хас булган аерым дулкынлану хисләре кичергәндер.

- Ул кичерешләрне коры сүзләр белән генә аңлатып булмый, - диләр алар. -

Безнең балалар бакчасы, үзенең ишекләрен ачып, беренче нәниләрне кабул иткән көннән башлап, 25 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Агымсу кебек шаулап аккан бу еллар һәркемдә үз хәтирәләрен калдырган. Армый-талмый балалар исән-имин, тәрбияле булсын өчен, бар көчен кызганмыйча эшләүче хезмәттәшләрнең күбесе инде лаеклы ялда. Биредә ныгып, мәктәпләргә киткән балалар хәзер институтларда белем ала, җитештерү өлкәсендә эшли, халыкка хезмәт күрсәтә. Бакчада тәрбияләнгән балаларның күбесе үзе әти-әни, һәм аларның нарасыйлары өчен дә бакча ишекләре ачык. Иртәдән-кичкә кадәр, бер көн эчендә генә дә, күп төрле эшләр башкарыла. Олылар үз хезмәтләрен теләп үтәгәнгә, балалар да кечкенә генә эш эшләсәләр дә, кирәк, булсын, тиеш диеп тырыша бездә. Шаулап-гөрләп бәйрәмнәр уза. Кояшлы көндә сибәләп киткән яңгырдан соң чыккан "Салават күпере" исеме безнең бакчага юкка гына бирелмәгән. Күз явын алырлык, матурлыкның символы булган, бу күпердән без бергәләп алга атлыйбыз. Дус, тату, бер-беребезне хөрмәт итеп,иңгә-иң куеп яңа үрләр яулыйбыз.

Горурланырлык бакча

Балаларның иртәсе сәламәтлекне ныгытудан башлана. Шөгыльләрдән соң саф һавада уеннар, аннары - көндезге йокы, төрле түгәрәкләр эше... Бакча горурлыгы - музей.

- Физкультура һәм музыка заллары, бассейн, татар һәм рус теле, психолог һәм медицина кабинетлары, төркем бүлмәләре яңа җиһазлар белән тулыланып тора, - ди бакча мөдире Сөмбел Шәймәрданова.

Шәһәребездә чыгып килә торган бердәнбер татар газетасы "Алабуга нуры" белән дә дус алар. Куанып эшләргә язсын.

Бүген "Салават күпере"ндә 13 төркем эшли, барлыгы 275 бала тәрбияләнә. Бакчада эшләүче 32 педагогның 30ы югары белемле, 18 тәрбияче I категория квалификациягә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев