Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек килеш рульгә утырган

Алабуга шәһәр прокуратурасы Алабугада яшәүче 28 яшьлек Дмитрий Завзивадзега карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

− Ул РФ ҖК 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш, исереп автомобиль йөртүдә гаепле дип табылды, − ди Алабуга шәһәр  прокуроры ярдәмчесе Марина Хәйрова.

2017 елның 28еннән 29 ноябренә каршы төндә Дмитрий Завзивадзе, элегрәк исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган килеш,  янә исерек хәлдә “ВАЗ-2199” автомобиле белән идарә иткән, Тынычлык проспекты буенча барган. Хокук бозучыны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. 

Суд Завзивадзены 3 ел вакытка транспорт чаралары белән идарәгә бәйле эшчәнлек хокукыннан мәхрүм итеп, 160 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Суд карары үз көченә кермәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев