Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ишегалды бәйрәме”: сөенечләр, бүләкләр

Алабуга ишегалларында бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Алар күп кенә микрорайоннарда, шул исәптән шәһәрнең аскы өлешендә дә узды.

Үткән шимбәдә Болгар урамындагы 24нче йортта яшәүчеләр күршеләре белән бергәләп күңел ачты. “Ишегалды бәйрәме” моңа кадәр таныш булмаганнар белән аралашып, ныклап дуслашырга булышты. Бик күңелле концерт программасы әзерләнгән иде, балалар өчен төрле бәйгеләр оештырдылар. Конкурсларны яшь армиячеләр һәм өстәмә белем мөгаллимнәре үткәрде. Анда катнашып, балалар уңай кичерешләргә баеды, бүләкләр дә алды.

− Миңа бәйрәм, шатлыклы конкурслар ошый. Капчык киеп тә сикердем, туп белән дә йөгердем. Барыннан да бигрәк каршылыклар аша чыгу шәп, мин аны велосипедта уздым. Бәйгедә катнашкан өчен алынган уку кирәк-яраклары миңа бик кирәк булачак, бигрәк тә каләмнәр, − ди Илья Макаров.

Быел беренче сыйныфка баручылар өчен бәйрәм үзенчәлекле булды. Гадәттәгечә, быел да депутатлар һәм оешма җитәкчеләре “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” чарасы кысаларында аларга бүләк тапшырды.

Бүләк алучыларның берсе – 7 яшьлек Эльвина Зәбирова – күп балалы гаиләдә үсә. Кызның әнисе әйтүенчә, мәктәп сумкасы һәм уку кирәк-яракларына алар бик шат.

− Портфель миңа бик ошады. Аның белән тизрәк мәктәпкә барасы килә. Бераз укый беләм, хәзергә язуым алай матур килеп чыкмый, − ди Эльвина.

Хәтерләсәгез, “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” республика хәйрия чарасы Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле уздырыла. Шул еллар эчендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән меңләгән бәләкәч уку елына әзер булу өчен кирәк булган дәреслек, букча, уку-язу әйберләре алды. 2007 елдан  2018 елга кадәр мохтаҗ гаиләләрдән 194499 беренче сыйныфлылар һәм 2-11 сыйныфларда укучыларга 249077109 сумлык бүләк тапшырылды. Акция барышында 2019 елда, алдан алынган мәгълүмат буенча, беренче сыйныфка керүче 7479 балага һәм 2-11 класслардагы 19812 укучыга хәйрия булышлыгы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев